ТАТАРСТАН – ВАТАНЫМ
Мин яшим татар илендә,
Татарстан – ватаным.
Тәүге сүземнән үк сине
«Ватаным!» дип атадым.
Мин яшим татар илендә,
Мин – татарның баласы.
Күңелгә якын урманы,
Елга-күле, даласы.
Мин яшим татар илендә,
Татарстан – ватаным.
Монда көнем гел кояшлы,
Төнем айлы, ал таңым.
Мин яшим татар илендә,
Чит җирне якын күрмәм.
Ата-анам нигезенең
Җылы нурын сүндермәм!
Мин яшим татар илендә,
Мин – татарның баласы!
Күңелгә якын авылы,
Бистәләре, каласы.
Мин яшим татар илендә,
Татарлыкны аклармын! –
Әби-бабамнардан килгән
Гадәтләрне саклармын!
Ленар Шәех
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Иң зирәкләр - Азнакайда һәм Сабада КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Шаурма Тәмле булсын!
-
5 тоннадан артык катыргы һәм кәгазь җыелган #Мәктәпяңалыклары