4 апрель көнне Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә республикакүләм катнашу хокукы алган «Шигърият бакчасында» II шәһәр әдәби иҗат бәйгесен йомгаклау тантанасы узды.
«Сабантуй» журналының «Алма» музыкаль төркеме бүген Казан шәһәре 11 нче татар гимназиясе укучыларына чын бәйрәм ясады!
«Мин 5 нче сыйныфта укыйм. Сыйныфыбызда бердәнбер отличник! Әти-әнием өй эшләремне гел тикшереп, «Укы!» – дип торалар. Сыйныфташлар телефонда уйнаганда, мин дәрес әзерлим. Дәресләрдән соң түгәрәкләр дә бар әле. Кайчак берни дә эшләмичә, телефонда гына утырасы килә. Ни өчен сыйныфташларым шулай эшли ала, ә мин, әти-әниемне тыңлап, укыйм да укыйм?! Минем дә башкалар кебек буласым килә!»