«Шигърият бакчасында»
4 апрель көнне Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә республикакүләм катнашу хокукы алган «Шигърият бакчасында» II шәһәр әдәби иҗат бәйгесен йомгаклау тантанасы узды.
Быел ул А. Алиш премияләре лауреатлары: Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина,Ленар Шәех,Нәкыйп Каштанов һәм Рәхимә Арсланова иҗатларына багышланган иде. Бәйгегә 761 эш кабул ителде. Шуларның 100 дән артыгы җиңүче булып танылды һәм бүләкләү тантанасына чакырылды.
Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Рәхимә Арсланова премиясенә быел Хәбибрахманова Сәфинә( Кукмара), Шагиев Әмир( Казан, 281 нче балалар бакчасы), Фәсхетдинова Ләйсән ( Казан, 155 нче гимназия), Кәлимуллина Әминә( Казан, 37 гимназия) лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев