Көзнең чалт уртасы – октябрь җитте дип моңсуланмыйк, дуслар! Көзге озын кичләрне «Сабантуй» журналының яңа санын укып, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрербез!
«Сабантуй» журналының Татарстан районнары буйлап сәяхәте дәвам итә. Бу юлы без Теләче районының Олы Мәтәскә авылына юл тоттык.
Җәен Сәләт оешмасының 24 аланы һәм 4 сменасында 4 меңгә якын катнашучы ял итте. Моның белән генә сезон ябылмады: оешма үзенең көзге һәм кышкы программаларын да тәкъдим итте. Шулай итеп, 24 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр Сәләт аланнары йөзләгән сәлкешләргә көзге программаларын тәкъдим итәчәк, 5 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр исә кышкы сменалар аларга үз ишекләрен ачачак.