Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» Олы Мәтәскәдә кунакта

«Сабантуй» журналының Татарстан районнары буйлап сәяхәте дәвам итә. Бу юлы без Теләче районының Олы Мәтәскә авылына юл тоттык.

Биредә укучыларыбыз белән очраштык, журналның якын дусты, «Роберт Миңнуллинны укып үсәбез» марафоны җиңүчесе Нәфисә Исламованы бүләкләдек.

Олы Мәтәскә авылы мәктәбе 1989 елдан якташлары − татар язучысы Фатих Хөсни исемен йөртә. Мәктәптә Янбулат, Тәнте Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Олы Мәтәскә авылларыннан һәм Лесной бистәсеннән балалар белем ала.

Мәктәп директоры Марат Сөнгатуллин сүзләренә караганда, укучылар биредә тырышып белем ала, сәнгатьтә дә, спортта да матур нәтиҗәләргә ирешә:

− Бездә егетләр өчен татарча көрәш түгәрәге бик актив эшли. Мәктәбебездә дистәгә якын спорт мастеры тәрбияләдек. Алар арасында дөнья чемпионнары, Универсиада чемпионнары, Россиянең атказанган спорт мастерлары да бар, −  ди җитәкче, укучылары белән горурланып.

Мәктәптә милли гореф-гадәтләргә, татар теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүгә дә зур игътибар бирелә. Балалар «Йөзек кашы» театр студиясенә теләп йөри. Иҗат белән кызыксынган укучылар өчен «Күңелле тәнәфес» мәктәп газетасы да чыгып килә.

Журналыбызны яратып укучы, бәйгеләрдә һәм марафоннарда актив катнашучы Нәфисә Исламова нәкъ менә биредә белем ала. «Роберт Миңнуллинны укып үсәбез» марафонында җиңүен һәм редакция хезмәткәрләренең кунакка кайтачагын ишеткәч, Нәфисә, кош тоткандай шатланган. «Сабантуй»ны яратып укыйм, бигрәк тә бәйгеләрне көтеп алам», − ди яшь укучыбыз Нәфисә.

Без дә мәктәптә Нәфисә кебек актив, иҗади укучылар күбрәк булсын дигән теләктә, балаларны «Сабантуй» белән якыннанрак таныштырдык. Журнал сәхифәләрен бергәләп укыдык, файдалы видеолар карадык, кызыклы бирем-башваткычларны чиштек. Әлбәттә иң актив укучыларга «Сабантуй» журналларын бүләк иттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев