Бала һәм тәрбия турында татар халык мәкальләре
* Атай барда атай баш,Атай юкта анай баш,Анай юкта апа баш,Апа юкта үзем баш.* Ат өйрәнмим ди дә, авызлык- өйрәтә.* Бала - безнеке,Акылы - үзенеке.* Бала була белмәгән кеше егет була алмый.* Балага бе...
* Атай барда атай баш,
Атай юкта анай баш,
Анай юкта апа баш,
Апа юкта үзем баш.
* Ат өйрәнмим ди дә, авызлык- өйрәтә.
* Бала - безнеке,
Акылы - үзенеке.
* Бала була белмәгән кеше егет була алмый.
* Балага бер кәнфит бирсәң, икенчесен сорар.
* Бала әйткән ди: мине берәү дә тыңламый, чөнки минем әле сакалым юк.
* Балага иң куәтле кеше — ата.
* Бала егыла-егыла егылмаска өйрәнер.
* Бала яшь чагында ни белән уйнаса — зурайгач мәеле (теләк, кызыксыну) шуңа була, имеш.
* Бала көчен күрсәтергә яратыр.
* Бала күргәнен эшләр.
* Бала кош очар, кунар агачын тапмас.
* Бала "миңа бәләкәй сөяк бирделәр" дип үпкәләгәнче, сөяген песи алып китәр.
* Алтыдагы (холык) алтмышка.
* Алгы көпчәк кая тәгәрәсә, арты да шуннан.
* Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән.
* Ана сөте белән кергән онытылмый.
* Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс.
* Бала үсте дигәнче,
Батыр үсте дисәңче;
Батыр һөнәр белмәсә,
Гафил (гамьсез, ваемсыз) үсте дисәңче.
* Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.
* Баланы яшьтән бөк,
Агачны баштан бөк.
* Баланы йомышка куш, артыннан үзең йөр.
* Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир.
* Баланы эшкә өйрәт,
Эшен бетерергә дә өйрәт.
* Бала өчен "юк" дигән сүз юк.
* Бала уйнаудан туймас.
* Бала-чага ипи сатып калач ала.
* Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.
* Башсыз өйдә ата торып - ул сөйләр,
Ана торып - кыз сөйләр.
* Бишектәге бишкә төрләнер.
* Буй үстергәнче, акыл үстер.
* Буранда бала котырыр.
* Әдәпле бала гарьле була,
Әдәпсез бала гарьсез була.
* Җидесендә ни булса,
Җитмешендә шул булыр.
* Кем нәрсәгә күнегә —
Шуның белән күмелә.
* Кыз сөйкемле булса, холыгы белән,
Ул сөйкемле булса, әдәбе белән.
* Малай кулына акча керсә, көчек сатып алыр.
* Олы кызы Мәстүрә,
Кечеләрен үстерә.
* Өч яшьлек малай атага булышыр,
Өч яшьлек кыз анага булышыр.
* Сабыйга ат та ат, таяк та ат.
* Сабый хөкеме — уен.
* Теше чыккан балага
Чәйнәп биргән аш булмас.
* Тәрбиясез бала хайван булып үсәр.
* Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга.
* Үзе егылган бала еламас.
* Уйнаса - баласы җиңә,
Чынласа - атасы җиңә.
* Улга утыз өйдән тыю,
Кызга кырык өйдән тыю.
* Ул - минеке,
Акыл - үзенеке.
* Улы барның - кулы бар.
* Улның ояты - атага,
Кызның ояты - анага.
* Хәерсез бала хәерче булыр.
* Һәрбер яшьнең үз хөкеме бар:
Сабый хөкеме - уен.
* Һөнәрле булып ул үссен,
Холыклы булып кыз үссен.
* Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс.
* Ачы белән төзәтәләр,
Татлы белән бозалар.
* Балага пычак бирмәсәң бер елар,
Бирсәң — ике елар.
* Еламаган балага имезлек бирмиләр.
* Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйнар.
* Елыйсы килгән баланың өч көн борын күзе кычыта, ди.
* Иркә бала ир булмас.
* Иркә бала рәхәт күрмәс.
* Иркәдән елак туган.
* — Иркәм, нигә елыйсың?
— Аягыма чеби басты.
* Иркәнең күзе кипмәс,
Юрганның тире кипмәс.
* Кулында - аш,
Күзендә - яшь.
* Сабый елый-елый үсәр.
* Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.
* Анаң юктан үги ана да яхшы.
* Аналы ятим — ярты ятим.
* Анаң үлсә, елгаң корыды,
Атаң үлсә, таянган тавың ауды.
* Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә.
* Ана янында бала ятим булмый.
* Аталы бала — аркалы,
Аналы бала — иркәле.
* Атадан бала яшь кала,
Күп-күп эшләр башкара.
* Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы.
* Җиде атасын белмәгән — ятимлекнең билгесе.
* Җиденчели ни яман?
Җитәкләшеп ятимнәр
Елый калса, шул яман.
* Җиргә төшкән ятимнеке.
* Кемнең газизе кемгә хур булмый.
* Сабаксыз төймә салмаклы,
Сабаксыз төймә салмаксыз;
Аталы бала ардаклы (газиз),
Атасыз бала ардаксыз.
* Үги бала үпкәчел.
* Үги ана — яфрак,
Үз әнием яхшырак.
(Үги ана яфрагы — үлән исеме. Яфрагының бер ягы җылымса, бер ягы салкынча була).
* Үги бала өй артында елар. "Ник елыйсың?" дисәләр, хәзер генә суган ашадым", — дияр.
* Үги үз булмый,
Колак күз булмый.
* Ятим ашы ярты пешәр.
* Ятим балага йөзем җиләге дә аш.
* Ятим бала гарьчел була.
* Ятим балага ярдәм ит.
* Ятим бала дип кимсетмә, бәхете булса ир булыр.
* Ятим баланың күңеле сынык.
* Ятим еласа, җир-күк елар.
* Ятим күңеле җирәнчек.
* Ятимнәрнең бәйрәме
Яңа күлмәк кигәндә.
* Ятим тайдан юрга чыгар.
* Ятим ярасының ямавы өстендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев