Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Китап терәткеч «Ә»

Киштәңдә дәреслекләрнең тигез, матур торуын телисеңме? Сәйдәш китап терәткеч ясарга өйрәтә. «Ә» хәрефе рәвешендәге бу җайланма китапларны тәртиптә тотып кына калмас, бүлмәңне дә бизәр.

Кирәк булачак:

Картон

Кайнар җилем

Карандаш

Кайчы 

Канцелярия пычагы

Сызгыч 

Бизәү өчен журнал бите

«Ә» хәрефе өлгесе

Эш тәртибе:

  1. «Ә» хәрефе өлгесен картонга төшер, канцелярия пычагы  ярдәмендә кисеп ал.

  2. Хәреф өлгесен укылган журналга төшереп кис. Картон «Ә» өстенә журналдан кисеп алынган «Ә»не ябыштыр.

  3. Картонннан киңлеге – 5, озынлыгы 35 сантиметр булган ике тасма кисеп ал. 

  4. Бер тасманың яртысына икенчесен куеп, турыпочмаклы өчпочмак килеп чыгарлык итеп, тасмаларны бер-берсенә беркет.

  5. Алдан әзерләгән «Ә» хәрефен картонлы нигезгә ябыштыр.

 

Китапларың киштәдә тузан җыеп ятмасын, аларны укырга да онытма!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев