Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Патшабикә... скрипка

Патшабикә булырлык та шул! Гаҗәеп уен коралы ул скрипка! Әлегә кадәр бер генә аппаратура да аның тавышын тулысынча кабатлый алмаган. Симфоник оркестрның өчтән берен шушы уен коралы тәшкил итә. Боларның барысын да хәбәрчебез Исмәгыйль Низамиев скрипкачы, Татарстанның халык артисты Фоат Әбүбәкеровтан белеп кайтты. Синең дә «патшабикә» кылларында уйныйсың килсә...

Кирәкле сыйфатлар: тырышлык, сабырлык, иҗади фикер йөртә белү, максатчанлык, җаваплылык.

Уңай яклары: тумыштан бирелгән сәләтеңне үстерә алган очракта, дөньякүләм танылу мөмкинлеге бар. Скрипкачы һәрвакыт билгеле шәхесләр белән эшли, гастрольләрдә булып, дөньяның төрле почмакларын күрә ала. 

Тискәре яклары: оста скрипкачы булу өчен табигатьтән бирелгән сәләт кирәк. Әле аны гомер буе үстерә белү дә мөһим. Скрипкада уйнарга өйрәнү бик авыр. Озаграк уйнаган саен скрипкачының бармак очлары тоймый башлый.  

Нишләргә кирәк? Иң мөһиме – скрипкада уйнау теләге булсын. Классик музыка тыңларга, танылган скрипкачыларның иҗаты белән танышырга кирәк. Скрипкада уйнарга өйрәнүне кечкенәдән – 4-5 яшьтән үк башларга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев