Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балалар өчен Хәкимҗан ХАЛИКОВ шигырьләре

Хәкимҗан ХАЛИКОВ(1933–2002)Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гыйнварендә Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Мамыш авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1948 елда, Чембулат җидееллык мәктәбен...

Хәкимҗан ХАЛИКОВ


(1933–2002)



Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гыйнварендә Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Мамыш авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1948 елда, Чембулат җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга керә. 1954–1960 елларда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. 1963 елдан бирле Казанда яши. Башта ул тугыз ел буе «Ялкын» журналы редакциясендә мәктәпләр бүлеге мөдире, аннары, 1972 елдан, «Яшь ленинчы» газетасында әдәби хезмәткәр, 1979–1981 елларда Татарстан Язучылар союзының матур әдәбиятны пропагандалау Бюросы җитәкчесе, ә 1981–1983 елларда союз аппаратында яшьләрнең әдәби альманахы «Идел»нең җаваплы редакторы булып эшли, 1983 елдан ул — «Совет мәктәбе» журналы редакциясе хезмәткәре.
Халиков — балалар поэзиясе өлкәсендә актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе. 1969 елда аның Татарстан китап нәшриятында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган «Йолдызлар ничәү» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Аерым әсәрләре рус һәм илебездә яшәүче башка милләт балаларына да таныш. 1977 елда Казанда русча тәрҗемәдә «Конфит агачы» («Конфетное дерево») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең балаларга багышланган иң уңышлы поэтик әсәрләре 1983 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Иң шатлыклы көнем» исемле күләмле китабында урын ала.
Балалар әдәбиятын үстерү һәм пионер матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен X. Халиковка 1984 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелә.
X. Халиков — 1973 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы.


Бүрегем зурайган


– Әни, – дидем, аптырагач,
Чабып кереп урамнан,–
Әллә башым кечерәйгән,
Әллә бүрек зурайган?
 
Алай кидем, болай кидем,
Һаман төшә күземә.
Бүрегемне кечерәйтеп
Бирсәң иде тиз генә...
 
Әни көлгәч, исем китте,
Интеккәнмен юкка мин:
Урамга бит дәү әтинең
Бүреген киеп чыкканмын!


Сакаллы малай


Авыр эш дип тормыйлар,
Җиңел эш дип тормыйлар,
Дәү әтием әйткәнне
Бар да сүзсез тыңлыйлар.
 
Тыңлый аны әти дә,
Әнием дә, абый да,
Дәү әтием янында
Тыз-быз йөри бары да.
 
Һич күрмәссең минем күк
Кәҗәләнгән чакларын...
Хикмәтеме?..
Бабайның
Бар шул аның сакалы.
 
Мин дә сакал ясадым
Беркөн житен сүсеннән:
Әзрәк минем янда да
Йөгерешеп йөрсеннәр!
 
Ябыштыргач, сакалым
Узып китте теземнән.
Мине күргәч, әтиләр
Әй көлделәр үземнән.
 
Әле генә аңладым
Эш нәрсәдә бүлганын:
Дәү әтинең сакалы
Үзенеке шул аның!
Влада Семенова рәсеме


Кунаклар


Кошкайларга җим сибәм,
Алар – минем кунаклар.
Ашханәмдә өй да бар,
Теләгәне кунаклар.
 
Тамаклары тук булгач,
Әйбәт булыр төшләре.
Төшләренә керсен тик
Тәмле җимеш төшләре.


Көрәге җылыта


Әхмәт туптай киенгән,
Баштанаяк төренгән,
Күзе генә ялтырый,
Үзе дер-дер калтырый.
 
Әхмәт катып торганда,
Вил кар көри урамда.
Тунын салып аткан ул,
Манма тиргә баткан ул,
Түбәсеннән пар чыга...
Әхмәт, килеп каршына:
– Тун да киеп тормыйсың,
Вил, – ди, – ничек туңмыйсың
Бу кадәрле суыкта?..
– Көрәккәем җылыта!


Алабай


Фердинанд болай
Малай да сыман,
Ә үзен тота
Алабай сыман.
 
Сиңа да өрә,
Миңа да өрә,
Бер тотыңдымы —
Өрә дә өрә.
 
Юньләп әйткәнне
Аңламый йөрсә,
Һаман да шулай
Һәркемгә өрсә,
 
Бервакыт җаен
Табарбыз әле:
Эт оясына
Ябарбыз әле.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев