Укытучы малае
Лилия Закирова
«Кая барасың? Синең әле математикадан өч мәсьәлә чишәсең һәм рус әдәбиятыннан шигырь ятлыйсың бар!» Аш бүлмәсеннән яңгыраган әлеге тавышка бүген минем керфегем дә селкенмәде. Әни кушуы буенча пөхтә итеп тышлангын алгебра дәреслеген почмакка ташлап, шкафтан спорт костюмын эзләргә керештем. Булды, җитте! Бүгенге көннән башлап мин артымнан һәркем астыртын гына көлеп калучы «отличник, укытучы малае» түгел, ә «спортсмен Марат» булачакмын! Әнинең сүзеннән чыкмыйча йөрү тәмам туйдырды! Бу мизгелдән язмышымны тамырдан үзгәртергә җыенам. Әлеге бәхетле тормыштан мине бары берничә адым, дөресрәге, инде күптән биге ачып куелган тәрәзә генә аерып тора...
...Әйе, минем өчен тиздән бөтенләй башка тормыш башланачак. Мин бүген иң җаваплы матчта – күрше авыл малайлары белән уздырылган футбол уенында катнашачакмын. Кем булып бит әле – һөҗүмче! Нәрсәсе бар инде аның, дисезме? Бик күпләргә бәлки шулай булып тоела торгандыр. Ә минем өчен бу – үзе үк зур җиңү. Моның өчен миңа бик нык тырышырга, төгәлрәк итеп әйтсәк, 9 «В» сыйныфында укучы авыл җыелма командасының капитаны фил гәүдәле Вилгә ел дәвамында алгебра белән геометриядән контроль эшләрне күчертергә туры килде.
Ничек инде, син бит әле 7 «А»да гына укыйсың, дисезме? Бөтен хикмәт тә менә шунда шул! Әнием без укыган мәктәптә математика укытучысы булып эшли минем. Әле шуның өстенә уку эшләре буенча директор урынбасары да. Мин инде үзебез үтәргә тиешле «Пифагор теоремасы»н гына түгел, 11 нче сыйныф материалын да яттан беләм. Әни киләсе дәрескә әзерләнгәндә берәр җаен табып контроль эш биремнәрен күчереп алам да, аерым биткә чишеп тә куям. Вилгә икенче көнне дәфтәренә күчереп куясы гына кала. Шулай итеп, икегә икене кушкач дүрт буласына һаман ышанып бетә алмаган «икеле капчыгы» җайлы гына «бишле» ала. «Рәхмәт, вундеркинд, абзаң сине ярдәменнән ташламас», – дип үчекләргә дә онытмый.
Ачуым килсә дә, дәшмим. Ник дисәң, мине мәктәптә барысы да «вундеркинд», «отличник», «укытучы малае» һәм тагын әлләкем дип атыйлар, исемем белән дәшүче генә юк. Үземнән кечерәкләргә «Марат абый» икәнлегемне йодрык белән расласам да, яшьтәшләремә «теш үтми». Безнең янда буталып йөрмә, дигәндәй, кул гына селтиләр.
Барысына да әни гаепле...
Үзенең дәресен су урынына эчүем белән генә канәгатьләнмичә, барлык фәннәрне дә «бишле»гә белүемне, кызлар кебек итагатьле, тәртипле булуымны, бөтен сүзен дә җиренә җиткереп үтәвемне таләп итә ул миннән. Җитмәгәненә, башка укытучылар да, энә очы чаклы гаебемне тапсалар да: «Син бит укытучы малае, сиңа килешми», – дип теңкәмне корыталар. Әйтерсең лә укытучы малае булып туганыма мин гаепле...
Мәктәптә өйрәтүләре генә җитмәгән, өйдә дә тынычык юк бит миңа. «Алардан яхшылыкка өйрәнә алмассың», – дип малайлар янына уйнарга чыгармыйлар. Дәрес әзерләүдән соң калган буш вакытны әнигә ярдәм итеп үткәрәм. Хәтта телевизор карарга да ярамый миңа. «Син бит минем бердәнбер булышчым», – дип, әти әйтмешли, ир-ат борылып та карарга тиешле булмаган вак-төяк йомышларын әни минем өскә өя.
Кызык түгел, дип киреләнеп кенә кара, мәктәптә баш катыргыч түгәрәкләр муеннан. Мин инде әнием теләге буенча фортепиано, гитара, гармунда уйнарга, биергә, радиоэлектроника белән эш итәргә, агачтан уенчыклар ясарга, хәтта чигәргә дә өйрәндем. Аңа каршы бер генә сүз әйтеп кара, хәзер тузына башлый, февраль бураннарың бер кырыйда торсын. Баштарак әти азрак яклый торган иде. Үзе өчен дә тәрбия сәгатьләре оештырыла башлагач, дәшмәс булды.
«Хәзерге заманда урамда җил куып йөргән кешедән рәт чыкмый. Кая карама, наркоман, эчкече. Ә мин сине бар яктан да үстерергә телим, улым. Киләчәктә рәхмәт укырсың әле үзең дә», – дип юата мине әни, үпкәләп утырганымны күрсә. Белмим, киләчәк дигәне кайчан җитәчәктер, ә минем әлегә музыкант та, математик та түгел, ә спортсмен буласым, һичьюгы яшьтәшләрем белән урамда туп тибеп йөрисем килә. Шуңа күрә моңсу гына тәрәзәдән үзләрен күзәтеп утырганны күреп алган Вилнең тәкъдименнән баш тартмадым. Хәзер инде әни генә түгел, әллә нинди көч тә туктатып кала алмаячак мине!
Егет сүзе бер булыр, ди, ничек тәрәзәдән сикерәсен уйлап бетергәнче, урамда басып тора идем инде. Вундеркинд булгач, баш мие башка органнарга караганда тизрәк эшли икән ул. Ялгыш кулга эләгеп чыккан көндәлекне кычыткан арасына ташладым да, стадионга йөгердем.
Җан-фәрманга йөгереп килеп җиткәндә, уен башланырга тора иде инде. Төп һөҗүм ясаучының мин икәнлеген алдан белмәгәннәр, күрәмсең, малайлар, бер-берсенә карашып, астыртын көлемсерәп куйдылар. Шулай да, уенчыларны сайлау вәкаләтенә бары тик Вил генә ия булганлыктан, тел тидерүче булмады. Каланча буйлы күрше авыл малае сыбызгысын сызгыртканнан соң дәррәү туп артыннан йөгердек. Мин, өй тавыгы булып үткәргән алдагы тормышымнан үч алып, беркемне дә аямыйча атакага ыргылдым. Бер-бер артлы дүрт гол керттем! Танылган футболист булырга хыяллансам да, бу кадәр үк талантым бардыр дип уйламаган идем үзем дә. Вил дә шатлана. «Болай булгач, тагын ярты елга килешүне озынайтсак, гомерлек уенчы итәм мин сине», – ди. Башка вакытта сөйләшеп тә тормаган сыйныфташлар да үз итә башлады. Авторитетым күзгә күренеп үсте, кыскасы. Ә мин, моңа әлләни игътибар итмәгән кыяфәт чыгарып, һөҗүмне дәвам иттем.
Уенның иң кызган бер мәлендә стадионда: «Марат, кил әле монда!» – дигән тавыш яңгырады. Минем тәнем буйлап кырмыскалар йөгерешеп үткәндәй булды. Әлеге тавышның иясе, һичшиксез, әни иде. Оятымнан кызаруымны малайларга күрсәтмәс өчен башымны аска иеп, шул якка борылдым. Киләчәгем хакында кисәткәндәй, өздереп колакларым авыртып куйды. Тик әни мин уйлаганча тузынып килеп, өйгә таба өстерәмәде. Гадәттәгечә ахырзаман җиткәндәге сыман итеп кычкырынмады да хәтта. Аның күзләре үтәли тишәрдәй итеп ачулы карамый, ә шатлык очкыннары сирпи иде. Ул, уенчыларны аралап, минем янга үтте дә, сабый баланы иркәләгән төсле кочаклап алды. «Молодец, улым! – диде ул, башымнан сыйпап. – Физкультура укытучыгыз, әзерлек буенча сыйныфташларыннан калыша, дигәч, борчылган идем тагын. Ә син әнә йөгерү генә түгел, футбол да уйныйсың икән. Күрше бабаң, стадион ягына элдертте, дигәч, ышанмаган идем башта. Сорамыйча китүең өчен орышырмын дигән идем дә, дусларың сине гол керткәнең өчен мактап торалар. Ләкин моннан ары авыл шпаналары белән уйнап вакланмассың. Мин сине райондагы спорт түгәрәгенә яздырам, һәр көнне шунда барып уйнарсың. Башта футбол уеныны теориясен өйрәнерсең. Чын спортсмен ясыйм мин синнән болай булгач!»
Теләсәм дә, теләмәсәм дә әни артыннан атладым. Артымда яңгыраган көлү тавышы, әни белән килешмәгән очракта да, минем башка авыл чемпионатында катнаша алмаячагым хакында сөйли иде. Бу мизгелдән минем көндәлек режимым тагын бер пунктка артты һәм футболист булу теләгем офыклар артында эреп юкка чыкты...
Шулай итеп, әнисенең контроленнән котылудан өметемне тәмам өзде дип уйлый торгансыздыр инде сез минем хакта. Бер дә алай түгел, өр-яңа гениаль план килде әле минем башка. Алдагы сыйныфлар өчен булган имтиханнарны тапшырып, мәктәпне тизрәк тәмамлыйм да, космонавт булам мин! Менә аннан соң эзләп карасын инде мине әни йолдызлар арасыннан...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев