Бари Рәхмәт

Бари Рәхмәт (Бари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин) 1897 елның 29 маенда элекке Урал губернасының Гурьев өязе Жилая Коса бистәсендә туа. Башлангыч белемне шундагы мәдрәсәдә ала. Кечкенәдән үк Г. Тукай әсәрләрен яратып укый, үзе дә яшерен генә шигырьләр яза башлый. 1914 елда Казанда чыга торган балалар журналы «Ак юл»да «Бәйрәм котлы булсын» исемле беренче шигыре дөнья күрә. Шул вакыттан башлап Б. Рәхмәт бу журналның даими авторларыннан берсенә әйләнә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елда, Б. Рәхмәт фронтка китә, Украинада, Молдавиядә, Болгария һәм Венгрия җирләрендә барган сугышларда катнаша. 1945 елның февралендә яраланып, госпитальдә ятып чыга, аннан шул елның җәенә кадәр 3 нче Украина фронты газетасы «Совет сугышчысы» редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә.
Шагыйрьнең лирик, юмористик һәм сатирик шигырьләренең шактый зур өлеше 1957 елда басылып чыккан «Шигырьләр» исемле җыентыгында урын алган. Илленче еллардан башлап Бари Рәхмәт үзенең бай тормыш тәҗрибәсен һәм шигъри талантын яшь буынны – балаларны тәрбияләүгә
багышлый.
1949 елда аның кече яшьтәге балалар өчен махус язылган «Кем көчле» һәм «Укыйсым килә» исемле ике китабы басылып чыга. Шуннан соңгы кыска гына вакыт эчендә (1950-1957) янә алты җыентыгы дөнья күреп, Б. Рәхмәт тиз арада балаларның иң яратып укыла торган язучысына әверелә.
Бари Рәхмәт үзенең шигъри сәләте тәмам ачылып җиткәндә, 1957 елның
26 маенда кинәт вафат була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.