Без булдырабыз
Фәнни ачышларны профессор, академик абый-апалар гына ясый дип уйласагыз, ялгышасыз! Без, балалар да, алардан калышмыйбыз!
1.1905 елда 11 яшьлек Фрэнк Ипперсон үзенә газлы су ясый да, шуны тотып, урамга чыгып китә. Суны эчеп бетерми, аның турында бөтенләй оныта, стакан урамда кала. Салкын төндә су бозга әйләнә. Моны күреп, малайның башына искиткеч фикер килә. Фрэнк бозлы туңдырма җитештерә башлый.
2.Честер Гринвуд исемле малайга да салкын «булыша». Ул кышкы көннәрнең берсендә дуслары белән шугалакка чыгып китә. Честер башлык кияргә бер дә яратмый торган була. Шуңа күрә аның колаклары бик тиз өши, өйгә кайтырга туры килә. Малай һәм аның әбисе проблеманы чишү юлын табалар. Тимерчыбык алып, ике башына йон урыйлар. Честерның колакларын өшүдән саклый торган менә дигән колакчыннар килеп чыга!
3. Луи Брайль исемле малай 5 яшендә сукыр кала. Ул искиткеч сәләтле бала була. Ләкин сәләтен үстерү, белемен арттыру өчен укый алмавы малайны бик борчый. Шуңа күрә ул күрмәүчеләр өчен махсус шрифт булдыра. Брайль шрифтын хәзер бөтен дөньяда беләләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев