Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Кошлар патшасы

Бүген «Патша» исеменә дәгъва кылырдай кош – таҗлы торна белән танышабыз.

Факт

Таҗлы торналар моннан 40-60 миллион ел элек үк барлыкка килгән.

Риваять 

Имеш, борынгы заманда бер кабилә башлыгы адашкан һәм төрле җанварлардан ярдәм сораган. Аңа бары тик торналар гына булышкан. Рәхмәт йөзеннән юлбашчы коткаручыларына алтын таҗлар бүләк иткән. Ләкин башка җәнлекләр бу таҗларны ватканнар. Янәсе, шуннан соң кабилә башлыгы сихерчегә мөрәҗәгать иткән, һәм ул һәр торнаның башына каурыйлардан таҗ ясаган.

Хөрмәт

Таҗлы торна рәсеме Уганда гербына төшерелгән.

Сан

Торналарның бу төре 10 мең метр биеклеккә кадәр күтәрелә ала.

Сәләт

Таҗлы торналар озак вакыт агач ботагына тотынып та утырырга сәләтле.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев