Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Батыр Мырауҗан

Лилия Фәрхетдинова

Бер ишегалдында песиләр яшәгән. Әнкә песине Мыраубикә, әткә песине Мыраубатыр дип йөрткәннәр. Аларның ике балалары булган: берсенең исеме – Мырауҗан, икенчесенеке Мыраусылу икән. Мыраусылу бик шаян, шук һәм тиктормас булган. Ул ишегалдында йөрергә, койрыгы артыннан чабарга яраткан. Ә абыйсы Мырауҗан, киресенчә, бик тыйнак, дөресрәге, куркак булган. Койрыгы селкенгәннән дә коты очкан, чит-ят тавыш ишетсә, болдыр астына кереп кача торган булган. Әтәч кычкырса да сискәнгән, сарык бәрәненнән дә шүрләгән. Мырауҗанның куркаклыгына әтисенең бик тә эче пошкан.

– Улым, Мырауҗан, без бит арысланнар нәселеннән! Син горур, бәйсез, батыр булырга тиешсең, – дигән әтисе аңа.

– Ул бит әле кечкенә, үскәч батыраер, – дип яклаган аны әнисе.

Менә беркөнне Мыраубатыр белән Мыраубикә күрше урамда яши торган туганнарына кунакка барып кайтырга уйлаганнар.

– Син – ир бала, Мырауҗан. Сеңлең Мыраусылуны сакла! – дигәннәр алар улларына.

Әти-әнисе киткәч, Мырауҗан сеңлесенә:

– Болдыр астыннан чыгасы булма! – дигән.

– Шундый матур көнне караңгы болдыр астында уздырыйкмы?! – дигән Мыраусылу. – Хәтта нәни чебиләр дә ишегалдында чирәм чемченеп йөри. Минем дә алар белән уйныйсым килә!

Озак уйлап тормыйча, чебиләргә барып кушылган Мыраусылу. Алар белән рәхәтләнеп күңел ачкан. Ниһаять, арган, тәмләп сөт эчкән дә изрәп йокыга талган.

Мырауҗан сеңлесен болдыр астыннан күзәтеп утырган. Куркуын һич кенә дә җиңә алмаган. Тамагы ачса да, ашарга бармаган, түзгән. Шул чакны капка ачылган һәм ишегалдына көчек иярткән бер абзый кергән. Көчек иснәнгән-иснәнгән дә туп-туры тыныч кына йоклап яткан Мыраусылу янына килә башлаган. Мырауҗанның куркудан йөрәге өзелеп төшкәндәй булган. «Әти-әниемә ни диярмен? Бу көчек Мыраусылуны ашаса, нишләрмен?» – дип уйлаган ул. Шуннан, үзе дә сизмәстән, болдыр астыннан сикереп чыккан да көчек алдына килеп баскан. Сыртын кабарткан, күзләрен шарландырган. Менә-менә көчекне тырнап алыр кыяфәт ясаган һәм бик куркыныч итеп мырылдый башлаган. Көчек исә, кинәт пәйда булган песи баласын күреп, артка чигенгән. Шулвакыт Мыраусылу да уянган һәм тизрәк абыйсы артына качкан. Кунак абзый, әлеге хәлне күреп:

– Бу песи баласы бигрәк батыр! – дип сөйләнә-сөйләнә, көчекне капкадан урамга чыгарып җибәргән. Үзе йомыш белән өйгә кереп киткән.

Бераздан Мыраубатыр белән Мыраубикә кайтып кергәннәр. Юкка борчылганнар икән, балалары рәхәтләнеп ишегалдында уйнап йөри. Мыраусылу әти-әнисенә абыйсының батырлыгы турында сөйләгән. Бу вакыйгадан соң Мырауҗан инде бернидән дә курыкмый башлаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев