ИҖАТ
Бер әби
В. Осеева
Урамнан бер кыз белән бер малай узып бара. Ә бераз алдарак бер әби бара. Аяк асты бик тайгак. Әби таеп китә дә егыла.
— Китапларымны тотып тор әле! — ди малай һәм кызга сумкасын бирә дә әбигә ярдәмгә ашыга. Ул кире борылып килгәч, кыз аңардан:
— Әллә ул синең әбиеңме? — дип сорый.
— Юк, — дип җавап бирә малай.
— Әллә әниеңме? — дип гаҗәпләнеп сорый иптәш кызы.
— Юк! — Алайса, апаңдыр? Я булмаса берәр танышыгызмы?
— Юк ла инде, юк! — дип елмая малай.
— Бер әби шунда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев