Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Беренче карны көтәм

Галиуллина Зәлия, Яр Чаллы, 41 мәктәп, «Ак каурый» әдәби түгәрәге.

Беренче карны көтәм,

Тәрәзәгә карыйм иртән.

Ник яңгыр ява микән?

Күлләвек бик күп иткән,

Ә мин бит кышны көтәм.

 

Беренче карны көтәм,

Кошлар да киткән күптән.

Кырау да төшә иртән.

Кар кайчан явар микән?

Берни юк шулай көткән.

 

Кояшкай да сүрелгән,

Нурлары качкан микән?

Дөньяга салкын иңгән...

Кар кайчан явар икән?

Беренче карны көтәм!     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев