Дәрдемәнд (1859 – 1921)
Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, сәнәгатькәр, алтын приискалары хуҗасы Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев (Закир Рәмиев) 1859 елның 23 ноябрендә, Оренбург губернасы, Эстәрлетамак өязе, Җиргән авылында туа. 1862 елның җәендә әтисе, гаиләсен алып, Орск өязенең Юлык авылына күчеп китә. Анда әтиләре 1869 елда алтын приискасы ача. Булачак шагыйрь авыл мәдрәсәсендә, аннары Орск һәм Муллакай авылы мәдрәсәләрендә белем ала. 1880–1881 елларда Истанбулда яши, төрек телен һәм әдәбиятын, китап басу эшен өйрәнә.
1890-1900 елларда бертуганнар Шакир белән Закирга аталарыннан Орск өязендәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла. Рәмиевләрнең иганәчелек эше шактый мәгълүм. Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырганнар, уннарча мәктәпләр тотканнар, татар студентларына матди ярдәм күрсәткәннәр, мәчетләр төзегәннәр.
1905 елдан Шакир белән Закир Рәмиевләр Оренбургта матбугат чыгару эшен башлыйлар. 1906 елда «Вакыт» газетасы 1908 елдан «Шура» журналы дөнья күрә. («Вакыт»ның мөхәррире Фатих Кәрими, «Шура»ныкы Риза Фәхретдин була). 1909 елда «Вакыт» типографиясен ачалар. Кызганыч ике басма да 1918 елда ябыла. Октябрь инкыйлабыннан соң типография, алтын приискалары яңа хакимияткә тапшырыла. Дәрдмәнднең шәхси китапханәсе яндырыла.
Дәрдмәнд шигърияте фәлсәфи киңлеге, гаделлеккә ышаныч уятуы һәм туган якны, милләтне данлау рухы белән үзенә тарта.
1921 елгы ачлык вакытында Закир Рәмиев халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә, ләкин авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев