Эльмира Шәрифуллина табышмаклары

Ул нәрсә?

Әллә ничә иренле,

Теше әллә ничә.

Ярты басу арышын

Ашап бетергән кичә

(Комбайн)

 

Гәрәбә кебек

Чәче йомшак, чәче озын,

Күлмәге катлы-катлы.

Гәрәбә кебек гәүдәсе,

Ашап карасаң – татлы.

(Кукуруз)

 

«Пеләш баш»

Ипләп кенә өзеп алып,

Өреп-өреп очырам.

Кулымда «пеләш баш» кала,

Тирә-юньдә – ак тузан.

(Тузганак)

 

Муены – гәүдәсе буе

Хәтта иң биек агачның

Яфрагын ашый ала.

Муены – гәүдә буе,

Теләсәң, үлчәп кара.

(Жираф)

 

Нинди хайван?

Үкчәсе җирне төя,

Гайрәт, хәйләгә ия,

Хуш исле печән сөя,

Нинди хайван «мә-ә-ә» дия?

(Кәҗә)

 

Мөгридер ул, мулыйдыр

Мөгридер ул, мулыйдыр

Койрыгын да болгыйдыр,

Сөт, эремчек, мае белән

Һәммәбезне сыйлыйдыр.

(Сыер)

 

Күңелендә юк баю

Урманында ул – патша,

Кыш көне кардан аста.

Уенда юктыр баю,

Балны ярата...

(Аю)

 

Булыр байлык

Өеңдә булыр байлык,

Төшеңдә күрсәң....

(Балык)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: