Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Фәрит Яруллин биографиясе

Татар халкының яраткан композиторы Фәрит Яруллин 1914 елның 1 гыйнварында Казан шәһәрендә, танылган музыкант Заһидулла Яруллин гаиләсендә дөньяга килә. 1923-1930 елларда Яруллиннар Уфада яши, аннан янә Казанга әйләнеп кайта. Фәрит кечкенәдән музыка сәнгатенә гашыйк булып үсә. 1930 елда ул музыка техникумына укырга керә, виолончельдә һәм фортопианода уйнарга өйрәнә.

1933 елда Ф.Яруллин Мәскәү консерваториясе карамагындагы рабфакка композиция классы буенча укырга җибәрелә, аннан соң булачак композитор Татар опера студиясендә композиция буенча дәресләрне профессор Г.И.Литинскийдан ала башлый. Нәкъ бу мөгаллим Фәрит Яруллинның өлкән остазына һәм дустына әйләнә. Мәскәүдә Фәрит Яруллин тиз арада профессиональ композиторлык осталыгы серләренә төшенә. Студиядә 1934–1939 елларда уку дәверендә ул төрле чорда яшәгән һәм төрле юнәлештә иҗат иткән композиторларның музыкаль тел үзенчәлекләрен өйрәнә. Бу өйрәнүләр эзсез югалмый, алар киләчәктә яшь композиторның музыкаль теле формалашуда хәлиткеч роль уйный.

Уку елларында Ф.Яруллин аеруча күп яза, фортепиано, скрипка һәм виолончель өчен сонаталар иҗат итә. 1939 елда Фәрит Яруллин Габдулла Тукай әкияте мотивы буенча «Шүрәле» балетын иҗат итә. Аңа либреттоны Әхмәт Фәйзи яза. Спектакльне сәхнәгә чыгарырга әзерләнгән чорда Бөек Ватан суышы башланып китә. Нәтиҗәдә, 1941 елның 24 июлендә Фәрит Яруллин Совет Армиясе сафларына алына һәм хәрби пехота мәктәбенә керә. Кызганычка, композиторга Бөек Җиңү көнен күрергә насыйп булмый. 1943 елның 17 октябрендә Австрия башкаласы Вена шәһәрен фашистлардан азат иткәндә ул геройларча һәлак була.

Фәрит Яруллинның «Шүрәле»се беренче тапкыр Казанда 1945 елның мартында Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында куела һәм чын-чынлап халык күңелен яулый. Музыка сәнгате тарихына Фәрит Яруллин исеме беренче татар балеты авторы буларак кереп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев