Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Габдулла Тукай биографиясе

(1886–1913)Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 нчы апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте Арча районы Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.

1895 ел башыннан Тукай апасы янына Уральски (Җаек) шәһәренә күченә. Җизнәсе аны Кызыл мәчет каршындагы «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби мохит көчле була. Белемгә сусаган Тукай өчьеллык рус мәктәбенә дә кереп укый башлый. Үзе дә беренче шигырьләрен яза. Ул Камил Мотыйгый белән дуслаша. Камил Мотыйгый нәшрият эшен башлап җибәрә. Һәм Тукай андагы матбугат эшендә катнашып, җәмәгать эшлеклесе, тынгысыз журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь булып таныла.
1907 елның көзендә Тукай Казанга килә. «Әл-ислах» газетасы, «Яшен» «Ялт-йолт» журналлары тормышында актив катнаша башлый. Яңа дуслар да табыла. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, Әхмәтвафа Бәхтияров, Галиәсгар Камал, Солтан Рахманкулов, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак – Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла Тукай үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.
Тукай шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә дә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда зур көч куя. Концертларда үзе чыгыш ясый. 1910 елның 15 нче апрелендә «Шәрык клубы»нда халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра. Илдәге тормыш зур үзгәреш алдында торганда Тукай тарихи фикер тулы сүзләрен әйтә: «Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул».
Тукай сәяхәтләр ярата: Түбән Новгородтагы Мәкәрҗә ярминкәсенә барып килә; Сембер губернасында Гурьевка фабрикасында; Әстерханда Сәгыйть Рәмиев янында кунакта, Уфа, Санкт-Петербург шәһәрләрендә була.
Казанда да ул гел хәрәкәттә: әле «Шәрык клубы»нда концертта катнаша, әле «Мөхәммәдия» шәкертләре алдында чыгыш ясый, Крестовниковлар заводы белән таныша. 1911 елның ахыры – 1912 елның башында Өчиледә яшәп ала, авыл халкының авыр, газаплы тормышын чагылдырган әсәрләр яза.
1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур фикерле, милләте өчен яшәүче һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбатлый. 1913 елның 15 нче апрелендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә.
Г. Тукайны башка милләт халыклары да үз итә. 1986 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитеты (ЮНЕСКО) бу бәйрәмне халыкара күләмдә билгеләп үтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев