Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Галимҗан Баруди

(1857-1921) Танылган мәгърифәтче, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев (Баруди) 1857 елның 17 нче февралендә Казан губернасының (Татарстан Республикасы Биектау районы) Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа.

Аңа өч яшь булганда, гаиләсе Казанга күченеп, Дары бистәсендә урнаша («дары» татарча баруд, Баруди тәхәллүсе шуннан)

1862 елда Галимҗанны 2 нче жәмигъ мәчете каршындагы Казанның дәрәҗәле «Кәримия» мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Тарих, география, математика һәм шәригать фәннәре буенча Барудиның белеме үз яшьтәшләренә караганда югарырак була. 1871 елдан укуын дәвам итү белән беррәттән мәдрәсәнең кече бүлекләрендә укытучы ярдәмчесе вазифаларын башкара.

1875 елда яшь Баруди Бохарага китә, анда җиде ел дәвамында танылган төрек теологлары дәресләрен тыңлый, абруйлы галимнәрнең хезмәтләрен өйрәнә.Әти-әнисе кушуы буенча Казанга кайткач, Баруди шәһәрнең җәмигъ мәчетләренең берсенә имам итеп сайлана.

Данлыклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен Галимҗан Барудиның әтисе Мөхәммәтҗан төзетә. Мәдрәсә аның хөрмәтенә атала башлый. Баруди тырышлыгы белән 20 нче гасыр башында «Мөхәммәдия» Россиянең әйдәп баручы ислам уку йортларының берсенә әверелә. Анда уку 12 ел дәвам итә. Баруди язган яңа методика буенча төзелгән Савадхан әлифбасы («Башлангыч грамота») бик популяр булган һәм 1891-1915 елларда 12 тапкыр бастырылган.

 Шул ук вакытта Галимҗан Баруди иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән дә шөгыльләнә, «Иттифак әл-мөслимин» партиясенең Үзәк комитетына керә.

1908 елда, законсыз укытучылар курслары һәм «панисламизм» оештыруда гаепләнеп, Баруди Вологда губернасына сөрелә, ләкин тиздән чит илләргә китәргә рөхсәт ала. Гарәбстан һәм Сириядә сөргенлектә була. 1910 елда ул Казанга кайта һәм, кыенлыкларга карамастан, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнүен дәвам итә. 1906 елда нигез салынган «Дин вә әдәп» журналын яңадан башлап җибәрә.

1917 елның маенда ул эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтендә җиденче мөфти итеп сайлана һәм большевиклар хакимияткә килгәннән соң бу урынны саклап кала ала.

Идел буендагы ачлык вакытында халыкка ярдәм сорап Мәскәүгә баргач, 1921 елның 6 декабрендә вафат була. Казанда татар зиратында җирләнә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев