ИҖАТ
Яшел чыршы, яшь чыршы
Эльмира Шәрифуллина шигыре
Әй чыршы, яшел чыршы,
Безнең өйгә кердең син,
Кергәч, әллә шатландың,
Әллә үксеп көлдең син.
Бер генә көн сиптең дә
Тәмле ылыс исеңне,
Коелды ылысларың —
Үзгәрттең син төсеңне.
Әй чыршы, нәни чыршы,
Сине кайчан аңларбыз?
Бер көнлек бәйрәм өчен
Сине кисеп алабыз.
Уенчык шарлар асып,
Түргә куеп бизибез.
Аннан урын — чүплектә,
Аннан сине белмибез,
Хәтта сәлам бирмибез.
Их, безне...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев