Иң бәхетле көн
Фәнис Яруллин буенча
Ялгандырмы-чындырмы, булгандырмы-юктырмы, авылда түгел, шәһәрдә шушы безнең көннәрдә яшәгән, ди, бер юаш малай. Бик оялчан, бик юаш булганга, аны малайлар дус итмәгән, кызлар иш итмәгән. Ул, килеп, уенга кушылса, читкә сибелгәннәр, сүз башласа, егыла-егыла көлгәннәр... Юаш малайның моңа бик-бик хәтере калган, әмма үзен рәнҗетүчеләргә каршы чыгарга кыюлыгы җитмәгән. Чөнки ул кешеләрне рәнҗетүдән бик-бик курка торган булган. Таң артыннан таңнар аткан, җилләр искән, сулар аккан. Ә бу вакыт эчендә ишегалды малайлары бер-берләре белән утыз тапкыр ачуланышырга, кырык тапкыр дуслашырга өлгергәннәр, тик әлеге юаш малай гына үзенә иптәш таба алмаган. Көннәрнең берендә ишегалдының усал малайлары, черелдек кызлары уйный-уйный арып өйләренә таралышкач, күктә йолдызлар кабынгач, болытларны аралап, ай калыккач, бөркет җанлы юаш малай чыккан да җепшек кардан бик матур итеп Кар кызы ясап куйган. «Без синең белән мәңге дуслар булырбыз, бергә-бергә тау шуарбыз, тәгәри-тәгәри уйнарбыз, яме», — дигән ул Кар кызына. — Мин риза, — дигән Кар кызы. Һәм алар җитәкләшеп, тауга менеп киткәннәр. Итекләрен чана иткәннәр. Чаналарына төнге җилләрне җиккәннәр. Егылсалар, бер-берсен тартып торгызганнар, арысалар, иңгә-иң куеп ял иткәннәр, күктәге йолдызларга карап сокланганнар. Юк кына нәрсәдән дә кызык табып, тәгәри-тәгәри көлгәннәр. Шатлыктан күңелләре тулып ташыса — җырлап җибәргәннәр. Куеннарына суык кереп, тәннәрен чеметкәли башласа — рәхәтләнеп биегәннәр. — Их! — дигән юаш малай, хискә бирелеп. — Дөньяда дустың булу нинди рәхәт! — Әйе, — дигән Кар кызы, — синең кебек батыр малай белән дус булуыма мин бик шат. — Юк шул, — дип кире каккан малай аны, — мин батыр түгел. — Син батыр! — дигән Кар кызы. — Чөнки син, кара төннән курыкмыйча, берүзең урамга чыктың. Аннары, әле генә минем күзләремә карап: «Мин батыр түгел», — дип әйтә алдың. Үзеңә карата мондый сүзне әйтер өчен дә, батырлык кирәк. Шушы минуттан башлап, юаш малай бернидән дә курыкмый башлаган. — Әйдә, синең белән шәһәр әйләнәбез, — дигән Кар кызына. — Әйдә. Минем төнге шәһәрне бик-бик күрәсем килә. ...Төнге шәһәр буйлап алар озак йөргәннәр. Шаярганнар, көлгәннәр. Йөреп туйгач, иңгә-иң куеп, сүзсез генә утырганнар. — Бәхетле төн үтеп тә китте! — дигән малай, көрсенеп. — Яңадан бервакытта да мин болай бәхетле булалмам инде. — Булырсың, — дигән Кар кызы, — чөнки синең күңелең бай. Ә күңел байлыгы — зур бәхет ул. Һәм, чынннан да, шушы көннән башлап, бөркет җанлы юаш малай батырларның батырына әйләнгән. Көчсезләрне рәнҗетсәләр, яклашыр өчен, араларына атылып кергән, уенда иң беренче үзе башлап йөргән. Әти-әниләре: «Безнең малаебызга ни булды соң?» — дип сокланып та, аптырап та карап куялар икән. Ә бөркет җанлы юаш малай, үзенең тугры дусты Кар кызына тәрәзә аша күз кысып: «Рәхмәт, дустым, син мине көчлелегемә, үземнең бүтәннәрдән ким түгеллегемә ышандырдың. Мин бик-бик бәхетле, чөнки синең кебек әйбәт дусты булган кеше бәхетсез дә, кыюсыз да, куркак та була алмый», — дип эндәшә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев