Беләсем килә!
Чыршылы сабын
Кулларны көн дә сабынлап юасы икәнлеген барыбыз да яхшы беләбез. Шулай бит, дуслар? Ә сабынны үз кулларың белән кайнатсаң?! Чыршылы сабын Яңа елга дусларыңа да менә дигән бүләк булыр!
Кирәк була:
Махсус сабын нигезе, база һәм эфир майлары, буяулар, төрле пластик яки силикон савыт-формалар, сабынны эретү өчен пыяла савыт, кашык, үлчәү стаканы.
Эш тәртибе:
-
Сабын нигезен ваклап тура һәм эрет. Моны «су мунчасында» яки микродулкынлы мичтә эшләргә була.
2. База майларын өстәп, яхшылап болгат.
3. Эфир майлары һәм махсус буяулар өстә.
4. Катнашманы формаларга салып, берничә сәгатькә катырырга куй.
Мондый сабынның исе ылыслы урманны хәтерләтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев