ИСӘНМЕ, ЯЗ!
Айсылу Имамиева
– Исәнме, Яз!
Бүген иртән тәрәзәгә карагач, мин шушы сүзләрне әйттем.
– Яз! Үзең белән шаян сыерчыкларны, җитез гөрләвекләрне алып килдеңме соң?
– Әлбәттә, алар бит минем якын дусларым. Минем әле яраткан хәбәрчеләрем дә бар. Аларны беләсеңме соң? – диде Яз шаян гына.
Бераз уйга калдым. Аптырадым. Шулчак битемә, күзләремә кояш нурлары төште.
– Беләм, беләм! Кояш нурлары! Синең безгә якынлашуың турында беренче алар хәбәр итә ләбаса. Әле ташу төшми, сыерчыклар кайтып та өлгерми. Ә кояш нурлары бөтен табигатькә ямь өсти.
Яз белән без көне буе сөйләшеп йөрдек. Хәтта көннең узганын сизми дә калдым. Бер дә гаҗәпләнмәгез. Яз белән сез үзегез дә сөйләшә аласыз. Бары тик табигать телен аңларга гына кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев