Күңелле чыпчык белән күңелсез карга

— Чыр-чыр, чыр-чыр! — иртәдән кичкә кадәр пырхылдап оча да оча бу Чыпчык. Шулай ул күңел ача. Үзе кечкенә, ару-талуны белми. Монда бөртек каба, тегендә суалчан таба. Шулай яши дә яши. Күңеле көр, кайгыра белми.
Агачта бер карга утыра. Төсе кара, чырае сытылган, үзе тәкәббер. Бер күзен кыйшайтып кына чыпчыкның шаяруын күзәтә, аның шат күңелле булуына ачуы килә, көнләшә. Чыпчык очып китә дә яңадан килеп куна. Чыр-чыр итә. Чыр-чыр! «Кыланчык,— дип уйлый карга,— түзәрлек түгел».
— Чыпчык, әй чыпчык, хәлләрең ничек? Ашарга ничек табасың? — дип чыпчыкка сүз куша карга. Ә чыпчык бер минут та тик утыра алмый. Я очып китә, я бер урыннан икенче урынга сикерә.
— Менә шулай камыш чукыйм, — ди Чыпчык очып барганда.
— Әгәр тамагыңа тыгылса нишләрсең, үләрсең бит? — ди Карга.
— Нигә үләргә? Тырнакларым белән тартам да чыгарам, — ди Чыпчык.
— Әгәр канаса нишләрсең?
— Су эчәрмен, су белән юармын. Шулай итсәң, кан туктый ул.
— Аякларыңны чылатсаң, туңарсың, салкын тидерерсең бит. Аякларың авырта башласа нишләрсең?
— Чыр-чыр, чыр-чыр! Учак ягармын, аякларымны утта җылытырмын. Шулай итсәм, терелермен.
— Әгәр янгын чыгарсаң, нишләрсең?
— Канатларымны җилпермен. Шулай итсәң, ут сүнә ул.
— Әгәр канатларыңны яндырсаң, ничек очарсың?
— Табиб чакырырмын, ул мине дәвалар. Карга сорый да сорый:
— Әгәр табиб килмәсә, нишләрсең? — ди.
— Чыр-чыр, чыр-чыр! Бөртек табармын, суалчан ашармын, оя ясарга җайлы урын эзләрмен, эссе кояшта кызынырмын, җиләс җил исәр. Табибның кирәге дә булмас, терелермен!
Чыпчык шулай ди дә оча да китә. Карга аның койрыгын гына күреп кала. Карт карга көнләшүдән каурыйларын тырпайта, күзләрен акайта, томшыгын шакылдата.
Тормыш бик күңелле, гаҗәп матур ул! Тик борыныңны гына карга кебек салындырма. Чыпчык кебек шат күңелле бул!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.