Клара Булатованың укытучыларга багышланган шигырьләре
Клара Тариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстан АССРның Сарман районы Татар Карамалысы авылында туган. Аның әтисе дә, әнисе дә укытучылар була, шуңа күрә Кларага бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күченеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1944 елда ул Сарман районының Югары Чыршылы авылында беренче класска керә, өченче класстан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый, ә урта белемне Сарман урта мәктәбендә 1954 елда алып чыга. Шул ук елның көзеннән Клара Булатова үзе дә эшли башлый: Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч классларда балалар укыта. 1962-1965 елларда ул яңадан мәктәптә — Әлмәт районының Колшәрип авылында тел-әдәбият, тарих укыта. 1965-1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны тәмамлаганнан соң, Клара Булатова Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел-әдәбият укытучысы булып китә. Шуннан соң ул бөтен гомерен балалар укытуга һәм иҗатка багышлый.
Укытучы бәхете
Миңа сорау бирсәләр:
— Сөенечең ни? — дисәләр,
Сөенечем таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
— Шатлыгың ни? — дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
— Бәхет ни ул? — дисәләр,
Бәхет — шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
Укытучы апаң йокламаган...
Абажурлы зәңгәр лампасыннан
Өстәлеңә якты сибелгән.
Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,
Планнар да күптән төзелгән.
Ә ул әле һаман йокламаган,
Төн йокысын нәрсә алган соң?
Сәбәбе син, Азат,
Син дә бүген
Язма эштә «5»ле алгансың.
Табельдәге синең «3»леләрне
Алыштырсын өчен шул билге...
Ничә төне ялсыз үтте аның,
Йөрәк көче күпме түгелде.
Күзләрендә бүген борчу түгел,
Шатлык яна синең җиңүдән.
Алда ята дәрес планнары,
Дәфтәрләре янда өелгән...
Син йоклыйсың, татлы төшләр күреп,
Әнкәң җәйгән җылы урыныңда.
Укытучы апаң, керфек какмый,
Һаман уйлый синең турында.
Алтынчы класстагылар
Алтынчылар...
Унөч, ундүрт яшьтә.
Киләчәктә сездән кем чыгар?
Инженерлар, врач һәм, әлбәттә,
Космонавтлар чыгар, җырчылар.
Үсеп килгән галәм хуҗалары!
Килер көнгә шулар барасы.
Ә бүгенгә менә минем алда
Орбиталар – парта арасы.
Сорау тулы күзләр сиңа карый:
Бер сораумы, йөзме, меңәүме?
«Белмим» сүзен, куй, юк, әйтә күрмә!
Кичермиләр алар белмәүне.
Син белергә тиеш, укытучы,
Ни сорыйлар – шуны белергә.
Укытучы булу – бу шундый эш, -
Белгәнеңне кирәк бирергә.
Белгәнеңне бирә белү кирәк:
Ундүрт яшьлек үсмер хыялын
Чикләмәсен парта орбитасы,
Алтынчының класс дивары.
Бу яшь буын юллар юнәлешен
Синнән ала кая барырга?!
Алар гомере, заман килере өчен
Җаваплы син тормыш алдында.
Унөч-ундүрт яшьтә...
Алтынчылар...
Тик башлана гына юлыгыз.
Киләчәктә сездән кемнәр чыгар?..
Кем булса да –
Кеше булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев