Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Кошлар күпере

Радуга

Күл буендагы бик матур бер аланда яшәгәннәр, ди, булганнар, ди, кошлар. Менә беркөнне дөньяның барлык кошлары зур җыелыш җыйганнар. Беренче булып сүзне Әтәч башлаган:

– Кик-ри-күк! – дип кычкырган ул башта. – Кошлар! Барыгыз да җыелып беттегезме?

– Әйе, әйе! – дип җавап биргәннәр кошлар.

– Хәзер мине тыңлагыз! Менә миңа бүген кыр казлары сөйләде, алар, канатларын яза-яза күктә очып йөргәндә, башка күлләрне дә күрәләр икән.

– Әйе, кыйгак, әйе, кыйгак, – дип каңгылдашкан кыр казлары.

– Менә шул, – дигән Әтәч, – безнең арада ерак араларга оча алмый торган кошлар да күп. Әтәчләр, тавыклар, күркәләр, йорт казлары, пингвиннар, йорт үрдәкләре, тагын бик күпләр. Тик ерак араларга оча алмасак та, безнең дә шул бүтән күлләрне күрәсе, болыттан болытка йөгереп уйныйсы килә.

– Ә нишләргә соң? – дип сайрашкан, бытбылдашкан, каңгылдашкан кошлар.

Шулвакыт Әтәч:

– Әйдәгез, күпер салыйк! – дигән.

– Шәп! – дигән Күркә.

– Ул күпер, – дип җырлап җибәргәннәр сары сандугачлар, – бик тә серле булсын, гади генә булмасын.

Озак уйлашканнар. Ниһаять, Кызыл күркә үз сүзен сөйли башлаган:

– Минемчә, ул төрле төсле булырга тиеш.

– Ах! Нинди матур булачак! – дип чыр-чу килгән карлыгачлар.

– Җиде баскычлы, җиде төсле булсын, – дигән акыллы Тукран.

– Менә беренче төскә үземнең бер каурыемны бирәм, – дигән Кызыл күркә һәм зәп-зәңгәр һава дулкынына каурые белән кызыл сызык сызган.

– Бак-бак-бак, беренче баскыч булды да! – дип сөенгәннәр үрдәкләр, һәм араларыннан берсе кишер төсендәге каурые белән икенче баскычны сызган.

Һавада матур булып күпернең ике баскычы барлыкка килгән.

– Ә безнең сары төсебез бу матурлыкка сихрилек өстәсен! – дип очкан сары сандугачлар.

Өченче төс сары булып буялган.

Хәзер инде алга Әтәч чыккан. Чыккан да, түшендәге яшел каурыйларын елкылдатып, бер елмайган. Аның томшыгына яшел каурый кабып һавага очыртуын бар кошлар да сокланып карап торганнар.

Дүртенче баскыч яшел төсне үзенә сеңдергән.

Кошлар «Инде хәзер кайсы төскә чират җитте икән?» дип аптырашта калганнар. Басулар, иген кырлары өстендә бик биектә очып йөрүче өч тургай төшкәннәр дә күкнең зәңгәрлеген бер юл итеп сызып үткәннәр.

Күркә янына кунакка килгән күп сөйләшүче Попугай тел шартлатып куйган:

– Куе зәңгәр тагын да матуррак!

Шулай дигән дә серле күпернең алтынчы баскычын сызган. Кошлар аптырашта калган. Ике зәңгәрнең бергә туры килүе ошамаган аларга. Тик Попугайга берәү дә бер сүз әйтеп өлгермәгән. Тынычлык кошлары күгәрченнәр соңгы баскычны үз төсләренә – шәмәхә төскә буяп куйганнар. Бар кошлар да сөенгәннәр. Күпер, чыннан да, күз явын алырдай матур икән. Кошлар бер-берсен яңа күпер салыну белән котлаганнар. Шул сәгатьтән аларның да үз күперләре барлыкка килгән. Тырышлар үз максатларына ирешә ала шул.

 Ә күпернең исемен бу җыелышны җыйган Әтәч хөрмәтенә «Салават» дип куйганнар. Син һәм мин күреп белә торган салават күперенең тарихы менә шундый инде.

Айсылу ИМАМИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев