Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Владимир Ленин

(1870–1924)

Владимир Ленин (чын фамилиясе Ульянов) – Совет Социалистик Республикалар Берлегенә нигез салучы, танылган революционер – 1870 нче елның 22 нче апрелендә Ульяновскта күп балалы бик белемле гаиләдә туа. 1887 нче елда Сембер (Ульяновск) гимназиясен алтын медаль белән тәмамлый.

Ульяновлар гаиләсе Казан белән турыдан-туры бәйле. Владимирның әтисе Казан университетының физика һәм математика бүлегендә укып чыгып, Идел буенда 450 халык мәктәбе ачкан. Шулай ук Казанда Владимирның туган апалары да яшәгән. Җәйләрен Ульяновлар хәзерге Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында үткәрә торган булган.

17 яшендә булачак революционер да Казан университетына укырга керә. Ульянов университетта өч ай гына укый, дәресләргә сирәк йөри. Моңа карамастан, ул студент тормышында актив катнаша. Бер студентлар җыеныннан соң, Ленин кулга алынып, Кокушкино авылына сөргенгә озатыла.

1888 нче елда Владимир Казанга янә әйләнеп кайта һәм хәзерге Ульянов-Ленин урамындагы йортта яши башлый. Үзе вафат булгач, бу йортта аның музее ачыла.

Еш кына Владимир Пушкин урамындагы шахмат клубына йөри. Театр, бигрәк тә опера куелышларын үз итә. Соңрак әнисе аны Самара губерниясенә алып китә һәм шуннан соң ул Казанга бары юл уңаеннан гына кагылып чыга. 1901 нче елдан Владимир Ульянов үзенә Ленин дигән тәхәллүс ала.

Казан Ленин эзләрен һәйкәлләр аша да саклый. Алар Казан федераль университеты алдында һәм Ирек мәйданында урнашкан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев