9 майга балалар өчен шигырьләр
Балаларга ятлау өчен 9 майга шигырьләр
«Май килә»
Роберт Миңнуллин
Дөньяны яктыртып,
Кояшлы май килә.
Йөзләрне яктыртып,
Урамда май көлә!
Һәммәбез сагынып
Көттек май килүне -
Китерә ул безгә
Иң бөек Җиңүне!
Бәйрәмнәр еш булмый,
Гел шатлан, гел елмай!
Май килә дөньяга!
Чәчәкле, җырлы май!
Май килә, бәйрәмле
Көннәргә бай булып.
Калыр ул хәтердә
Иң якты май булып!
«Җиңү көнендә»
Резеда Вәлиева
Яз сулышы белән бергә
Бәйрәм йөри, авыл буйлап.
Күрше Сәрби әби генә
Яшен сөртә, авыр сулап.
Мин чәчәкләр җыям аңа,
Бүлмәсенә ямьнәр тулсын.
Җиңү белән бергә илгә
Улы кайткан кебек булсын…
«Тынычлык кошлары»
Рәхимә Арсланова
Гелдер, гелдер,
Гөлдер-гөлдер,
Күгәрченнәр гөрләшә,
Көннәр буе гөр-гөр килеп,
Алар нидер серләшә.
Гөлдер-гөлдер,
Гелдер-гелдер...
Ни әйтергә телиләр?
Алар шулай илебезгә
Тыныч тормыш телиләр.
«Моңсу бәйрәм»
Энҗе Мөэминова
Бәйрәмнең тагын да
Матуры, олысы,
Кояшлы май кебек
Яктысы, җылысы —
Бабамның сугышта
Кан коеп алганы —
«Зур Җиңү бәйрәме»
Дигәне бар әле.
Өр-яңа күлмәген,
Иң матур костюмын
Кия дә бабаем
Ул көнне өстенә,
Сандыктан ала да
Күп төрле орденнар,
Медальләр тага ул
Пиджагы түшенә.
Урамнар бәйрәмчә
Бизәлгән булса да,
Кояш гел һавадан
Нур чәчеп торса да,
Кешеләр ул көнне
Кайгылы тоела.
Елыйсын китереп
Яңгырый җыры да.
Ул көнне кешеләр
Һәйкәлләр каршында,
Баш иеп, тын гына
Торалар барысы да.
Һәйкәлләр тирәсе
Чәчәккә күмелә.
Шулчакта минем дә
Яшь килә күземә.
Мин бабама охшаган
Галимҗан Гыйльманов
Минем бабаем герой булган,
Бер дә куркак булмаган.
Бик күп орденнары калган,
Тик... сурәте калмаган.
Фото кирәк була икән,
Батырлык кылып үлгәч.
Нәрсә эшләргә белмибез,
Музейдан сорап килгәч.
Әйби әйтә: “Оныгыбыз
Бабасына охшаган.
Шуны гына төшерегез
Әйбәт чыгар – ышанам!”
Баштарак нык ялындырдым,
Мин бик батыр түгел лә.
Тәртип бозып йөргән чаклар
Әле һаман да күңелдә.
Фотога төшәр идемме
Бабамның үзе барда?
Тәртип бозмыйм. Хәзер минем
Сурәтем музейларда.
«Рәхмәт әйтә сиңа кызың»
Энҗе Авзалова
Уеннарымны онытып,
Кулларыма чәчәк тотып,
Киләм, бабай, яннарыңа.
Сөйләвеңнән кем дә туймый,
Мин дә сине тыңлый-тыңлый
Утырыйм әле алларыңа.
Сугышларда булгансың син,
Дошманнарны кугансың син,
Узган юлың ай-һай озын.
Илгә тугры калган өчен,
Батыр исеме алган өчен
Рәхмәт әйтә сиңа кызың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев