Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Кыш турында сынамышлар

Кыш күп карлы булса, җәй яңгырлы булыр.

Кыш күп карлы булса, җәй яңгырлы булыр.
Кыш көне болытлар юлланып торса, җәй җылы булыр.
Кышның төньяк бураннары ашлык җыйганда яңгыр китерер.
Көн озая башлагач, гыйнвар башында, бәс төшсә, җәй ашлык чәчкәндә чык булыр.
Гыйнварның унында бәс төшсә, җәй яңгырлы килер.
Гыйнварның егерме дүртендә булса аяз, бик нәфис килер яз.
Алтысында тулы ай, язгы ташу суга бай.
Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.
Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.
Кыш сыкы булса, җәй алма була.
Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.
Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлык уңар; шулай ук бәс булса да, ашлык уңар.
Яңа елда ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.
Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.
Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.
Гыйнвар унында бәс тотса, җәй яңгырлы килә.
Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
Тоз юеш булса, кыш көне җепшек була.
Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.
Утын сызгырса, көн суытыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев