Кышкы иртә

Кышкы иртә
Кышкы иртә балаларны
Йокысыннан уята.
Таң белән малайлар-кызлар
Кыш бабай ясап ята.
Яңа кардан бүрек әзер,
Уңган да безнең Барый.
Кызыл борынлы бабайга
Баздагы кишер ярый!
Әйдәле, Сөмбел бизәсен
Аның сакаллы битен.
Аякларына кидерик
Йомшак, яңа итеген!
Ак туны әзер бабайның,
Таман, килешеп тора.
Уң кулына Раяз әнә
Шәп таягын тоттыра!
Бүләк-күчтәнәчләр тулы
Саллы зур капчыгы бар.
Җылы бияләй кидерик,
Өшемәс, юлы уңар!
Эз тулы капка төпләре
Күр, үзенә чакыра.
Хәтта әнә тәрәзәләр
Елмаеп карап тора.
Сабый җанлы икәнлеген
Бөтен кеше дә белә.
Кыш бабай шуңа беренче
Балалы йортка килә!
Кышкы иртә балаларны
Йокысыннан уята.
Малайлар-кызлар авылда
Кыш бабай ясап ята!..
Таһир Шәмсуаров
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.