Максим Горький
(1868–1936)
Максим Горький (чын исеме – Алексей Пешков) 1868 нче елның 28 нче мартында Түбән Новгородта агач остасы гаиләсендә туа. Әтисе иртә үлеп киткәч, әнисе, ә аннан бабасында тәрбияләнә.
Максим Горькийның Казанда үткәргән еллары – язучы буларак үсүендә мөһим чор. Биредә ул 1884–1888 нче елларда яши. Горький Казанда 20 әсәр яза. Беренче хикәяләрен монда «Волжский вестник» дигән газетада бастыра.
Булачак язучы Казанга 16 яшендә университетка укырга керергә теләп килә. Тик ул чакта ярлы катлам балалары өчен урыннар саны чикле була. Өстәвенә, Пешковның урта белем турында аттестаты да булмый. Шуңа ул пристаньнарда һәм икмәк пешерү цехында эшли.
Максим Горький татар әдәбияты белән кызыксына. Ул хәтта Габдулла Тукай шигырьләрен русчага тәрҗемә итәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыга. Горькийның кайбер татар язучылары белән шәхсән таныш булуы да билгеле.
Горький Казанны бик ярата. Бигрәк тә хәзерге Тукай мәйданын үз итә. Максим Горькийның икмәк пешерү цехында эшләгән вакытларын да Казан хәтерли әле. Көн саен ул, күмәч пешерү өчен, куллары белән 300 килограмм камыр болгата торган була. Әлеге цех урынында хәзер язучының музее эшли. Ул Горький урамында урнашкан.
Казанга килгәч тә, яшь язучы Ульянов-Ленин урамындагы Евреиновлар йортында яшәп ала. Бүгенге көндә йорт региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып санала.
Казаннан китсә дә, Горький бу шәһәрне онытмый. 40 елдан соң ул Казанга килеп, Бауман урамындагы кунакханәдә туктала. Университетта укымаса да, Горький Казанны «минем университетларым» дип атый. Чөнки биредә ул шәхес буларак формалаша, тәүге иҗат җимешләрен халыкка чыгара, тормышның беренче сынауларын үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев