Басу патшасы
«Кырның да үз патшасы бармы?» – дип гаҗәпләнмә. Агроном турында әйтәбез! Грек теленнән тәрҗемә иткәндә, «агрос» – кыр, «номос» – закон дигәнне аңлата. Кыр законнары белән идарә итүче була бит инде?! Әгәр син дә агроном булырга теләсәң...
Кирәкле сыйфатлар: хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, күзәтүчәнлек, игътибарлылык, оперпативлык, оештыру сәләте.
Уңай яклары: агроном – ул оста бакчачы. Эшендә алган белемнәрне үз хуҗалыгында да куллана ала: төрле сортлы яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, җирне дөрес итеп эшкәртә. Бу һөнәр ияләре һәрвакыт ачык һавада, шәһәрдән читтә эшли. Монысы исә сәламәтлек өчен файдалы.
Тискәре яклары: агрономга бик күп эшләргә туры килә. Аеруча чәчү һәм урып-җыю вакытында. Ләкин еш кына уңыш белгечнең тырышлыгыннан гына тормый, һава шартларына да нык бәйле. Ә басуга кертелүче ашламалар, кыр тузаны агрономның сәламәтлеген какшатырга мөмкин.
Нишләргә кирәк? Агроном булырга теләгән кеше, беренче чиратта, табигатьне яратырга тиеш. Әйләнә-тирә дөнья, биология фәннәрен тырышып укырга, кызыксынучан һәм күзәтүчән булырга, бу өлкәдә белемнәрне арттырып торырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев