Пирамида төзүчеләр
Тере пирамида күргәнең бармы? Юкмыни? Алайса, сиңа хәзер үк акробатлар белән танышырга кирәк! Мондый «корылмаларны» спорт акробатикасы белән шөгыльләнүчеләр ясый.
Тарихы
Акробатика бик борынгы заманда – безнең эрага кадәр 2300 елларда ук барлыкка килгән. Мисыр һәм Грециядә урам артистлары бәйрәмнәр вакытында төрле трюклар күрсәтә торган булган. Соңрак алар «тере пирамидалар» төзү буенча ярыша башлаган. Шуңа да бу кешеләрне акробатлар, ягъни «өскә менүчеләр» дип атаганнар да.
Ниләр кирәк?
Махсус спорт киеме. Моннан тыш, шөгыльләнү залында матлар һәм акробатика келәме булырга тиеш.
Файдасы
Йөрәк-кан тамырлары системасын, мускулларны ныгыта, сыгылмалык һәм кыюлыкны арттыра, кәефне күтәрә.
Куркыныч яклары
Травма алу куркынычы бар. Шуңа күрә акробатика белән 4 яшьтән шөгыльләнә башлап, күнегүләрне әкренләп катлауландырырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев