"Мин – мөселман баласы" /хикәя/
Влада Семенова рәсемеРушаннар өенең һавасы үзгәреп киткән кебек булды. Әби әби шул инде! Ул барында көннәр буе телевизор каршында утырып та булмый, планшеттагы уеннар да торып тора. Әнисе белән әтисе...
Влада Семенова рәсеме
Рушаннар өенең һавасы үзгәреп киткән кебек булды. Әби әби шул инде! Ул барында көннәр буе телевизор каршында утырып та булмый, планшеттагы уеннар да торып тора. Әнисе белән әтисе дә тынычрак сөйләшәләр, тәмле ризык исләре дә ешрак чыга. Алланың биргәненә мең шөкер, өстәлләр нигъмәт белән тулып тора, дип сөенә әбисе.
Соңгы арада «ураза» дип ешрак әйткәли башлады әбисе. Рамазан ае алдыннан ризыктан бераз тыелып тору да зыянга булмас, ди. Быелгы уразаны да исән-имин тотарга язсын иде инде, балалар, ди. Әтисе белән әнисе дә кайткан саен җимеш, хөрмә, чикләвек кебек тәм-том күтәреп кайталар. Быел без дә керергә ниятлибез, дип сөйләшәләр.
– Мин дә сезнең белән, – диде Рушан, әле аларның нишләргә җыенганын аңламаса да. Әбисе өзелеп көткән ул ураза начар нәрсә булмас бит инде.
– Сөбханалла, балам. Ниятең булса, тотарсың, иншаалла. Яшең сигезенче белән бара, – диде әбисе.
– Ә нәрсә соң ул ният?
– Ул синең ихлас теләгең, балам. Безнең белән бергә Рамазан аенда сәхәр ашарсың, ифтарга керерсең...
– Тәмлеме соң ул сәхәр? Ифтары нәрсә? Минем ул нәрсәләрне ашаганым юк бит.
– И бала, – дип кеткелдәде әбисе. Әнисе белән әтисе дә елмаешып куйдылар.
– Кояш чыкканнан алып, кояш баеганга кадәр ризыктан тыелып торырга кирәк булачак, улым, – дип сүз кыстырды әнисе дә. – Белмим шул, түземлеге җитәр микән?
– Булачак ир-егет бит ул! Нигә җитмәсен?– дип куйды әтисе.
– Көне буе ашамый-эчми торгач, авыз ачабыз, балам. Монысы ифтар була инде. Ә кояш чыгар алдыннан, төнлә торып ризыклануны сәхәр диләр.
– Ай-яй... авыр икән. Көн буе ашамаска... Эчмәскә... Мин түзмәм шул, – диде Рушан.
– Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләсәң, бер авырлыгы юк аның, балам. Кайберәүләр өчен иң авыры – телен тыеп тору ул.
– Ничек инде?
– Ашаудан гына тыелып тормыйлар ураза аенда, әшәке сүзләрне әйтүдән дә сакланырга кирәк. Кулдан килгәнчә, башкаларга яхшылык эшләргә тырышырга кирәк, – әбисе дисбесен кулына алды.
– Авыр икә-ә-ән, – дип сузды тагын Рушан.
– Сыйныфташларың белән ямьсез сүзләр әйтешмисең инде. Юк-барга үпкәләмисең дә, кызларны да үпкәләтмисең, – дип көлемсерәде әтисе.
– Марат бит ул үзе башлый... Самирә дә.
Рушан тагын нидер әйтергә җыенган иде дә тукталды.
– Рамазан аеның бөтен хикмәте дә шунда шул аның, балам, – дип куйды әбисе. – Кеше кирәк вакытта – телен, кирәк вакытта нәфесен тыя алсын өчен бирелгән изге ай ул. Раббыбызның хикмәтләренең берсе. Һәр мөселман өчен фарыз гамәл ул ураза тоту. Фарыз дигәнем – Раббыбыз каршындагы мәҗбүри бурыч. Менә бу китапны укысаң, тагын да күбрәк белерсең.
Әбисе киштәдәге Коръән китабы янында торган юкарак тышлы китапны малайга сузды.
– Мин дә тыела алырмын микән? – Рушан ышаныр-ышанмас башта әбисенә, аннары әти-әнисенә күзләрен күтәрде. – Мин дә мөселман бит...
Малай, асылына тиешенчә төшенеп бетмәсә дә, үзенең мөселман баласы булуын белә иде.
– Барыбызга да кагыла инде бу, – дип куйды әнисе дә. Әти-әнисе дин белеме белән соңгы арада гына кызыксына башлады шул.
– Түзә алган кадәр тотарсың, балам. Сиңа әле зур таләпләр куеп булмый. Сабырлыгың җиткәнче, булдыра алганчы тотарсың. Акрын-акрын ныгый ул сабырлык та, әдәп-әхлак та.– Әбисе, бераз шелтәләп, әниләренә күз салды.
– Безнең әнкәйләр кызу урак өстендә дә калдырмады уразаларын. Ашарга да такы-токы иде. Хәзер, алланың биргәненә шөкер, бар да бар. Холыкны гына ныгытырга кирәк тә, тыелганнан сакланырга кирәк. Шулай ныгый инде ул иман, – дип дәвам итте ул.
– Иманлы бала дигән сүзне ишеткәнем бар минем дә. Безгә укытучы апа да әйтә аны, - диде Рушан, ул сүзнең мәгънәсен искә төшерергә тырышып. – Әйбәт кешеләргә шулай әйтәләр ул, әйеме, әбием?
– Әйе, балам.
Рушанның инде әбисе сөйләгән ул серле ураза аен тизрәк якынлаштырасы килеп китте. Кызык, ничек була икән ул ураза тоту? Рушанның сабырлыгы җитәр микән? Әйбәт кеше булыр өчен сынауларның берсе, ди бит әбисе. Сынатмас микән?
Лилия Фәттахова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев