Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Мәрзия Фәйзуллина (Тәрҗеманова) шигырьләре

11 июнь көнне шагыйрә, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрзия Низам кызы Фәйзуллинага (Тәрҗеманова) 90 яшь

11 июнь көнне шагыйрә, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрзия Низам кызы Фәйзуллинага (Тәрҗеманова) 90 яшь

 

Күгәрченнәр

Күк күгәрченнәр гөрлиләр:

Гөлдер-гөлдер-гөлдергү!

Безгә көн дә җимнәр сибә,

Бигрәк уңган кемдер бу?

 

Чия төше

Тулып пешкән чияләрне

Бик яратып ашыйбыз.

Сөяк кебек каты төшен

Ашамыйбыз, ташлыйбыз.

 

Ә нәни Вил бер төш тотып

Никтер аптырап калган:

- Ташларга булгач, кем аны

- Чия эченә салган?

 

 

Авырткан теш

Врач суырды да алды

Авырта торган тешне.

Теш келәшчәдән банкага

Шак итеп килеп төште...

 

Рәтләп ашый да алмадым

Шул тешем аркасында.

Инде тик авыртып ятсын

Врачның банкасында.

 

 

Торналар нигә озын аяклы

Беләсеңме җирдә ничек

Очуын  син торнаның?

- Беләм, бар бу күренешне

Читтән карап торганым.

 

Башта торна канат җилпеп

Атлый, хәрәкәт итә.

Аннан соң һаваны ярып

Бик җиңел очып китә.

 

Ә нигә соң озын була

Аяклары торнаның?

Очып киткәндә канаты

Җиргә тимәскә аның!

 

 

Бер дә ял итми калам

 

Төшке ашны ашагач,

Ял итәргә ятабыз.

“Тәннәрегез, күзләрегез

Ял алсын”, - ди апабыз.

 

Ял итәргә дип ятам да

Мин ялгыш йоклап алам.

Шулай итеп, әз генә дә

Ял итә алмый калам.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев