Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Мөселман балалары өчен Сабантуе - Балтачта /ФОТОлар/

Сабантуйлар тәмамланды, дип уйласагыз, ялгышасыз. Татарстанның кайбер районнарында узган ялларда Сабантуе гөрләде. Биектау районында Сабантуе 22 июль көнне узды. Ә балаларның үзләренең аерым Сабантуе...

Сабантуйлар тәмамланды, дип уйласагыз, ялгышасыз. Татарстанның кайбер районнарында узган ялларда Сабантуе гөрләде. Биектау районында Сабантуе 22 июль көнне узды. Ә балаларның үзләренең аерым Сабантуе узды. Балтач районының Борбаш авылы балалар Сабантуе мәйданчыгына әверелде. Биредә республика балаларының мөселман Сабантуе узды.

Унынчы тапкыр уздырыла торган бәйрәмдә быел 5000 бала һәм аларның әти-әниләре катнашкан. Хәер, республика Сабантуе, дип аталса да, бәйрәмгә Татарстан районнарыннан гына түгел, Идел буе төбәкләреннән дә катнашучылар килгән иде.
Мисал өчен, татар милли көрәшендә һәм ат чабышларында катнашырга, дип Оренбург, Самара, Киров, Ульян өлкәләреннән, Башкорстстан, Удмуртия, Мари Иле республикаларыннан яшь спортчылар килгән иде. Катнашучыларның географиясе Россия төбәкләре белән генә чикләнмәде. Чөнки Сабантуйда Кытай вәкилләре дә бар иде.
Бәйрәмне Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт ачып җибәрде. Ул Аллаһы Тәгаләдән балаларның сау-сәламәт, бәхетле булуларын, гаилә иминлеген, уңышларның мул булуын сорады. Сабантуена Татарстанның Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та килгән иде.



– Әлеге Сабантуй киң таралган күңел ачулар белән генә чикләнми. Ул күп кешеләргә үзенең идеясе белән кадерле. Татарстанның төрле почмакларыннан булган балалар бер ел дәвамында бу бәйрәмгә әзерләнә. Алар изге Коръән китабын уку сәләтен, театраль постановкаларны күрсәтергә килә, татар халык җырларын-биюләрен әзерли. Әлеге бәйрәм безгә татар гаиләләрендә балаларны ничек тәрбияләргә кирәклеген күрсәтә. Анда төп нигез булып милли йолалар, мәдәният һәм дин тора, – диде ул.
Сабантуйда төрле яшьтәге балалар өчен күптөрле викториналар һәм конкурслар уздырылды. Аларда катнашучыларга һәм җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм тәм-томнар бүләк ителде. Көрәштә егетләр 5 үлчәү категориясендә ярышты. Батыр тәкә һәм скутер алды.




















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев