Муса Җәлил биографиясе
(1906 – 1944)Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.
1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер елдан шунда вафат була. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналда бастыра.
Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашкач, «Хөсәения» мәдрәсәсе Мәгариф комиссариаты карамагындагы урта педагогик белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып, озакламый шәһәр комсомол оешмасына әгъза булып керә. 1919 елның октябрендә Оренбург шәһәрен Дутов гаскәрләре камап ала. Шул чакта Төркстан фронты политидарәсе органы «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек Муса Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. Шуннан соң аның революция, көрәш рухы белән сугарылган романтик шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә башлый. 1919 елның декабрендә М. Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1920 елның январенда Мостафа авылы яшьләренең комсомол ячейкасы төзелә. Шушы ук вакытларда ул, кулына корал алып, ирекле коммунарлар отряды составында кулак бандаларын тар-мар итү операцияләрендә катнаша. 1921 елның ачлык алып килгән афәтле җәен М. Җәлил Оренбург шәһәрендә уздыра. Оренбург хәрби-партия мәктәбен тәмамлагач, 1922 елның көзендә Казанга кайта. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли. 1925 елда «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. 1927 елда ул Мәскәүгә күченә. Беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли. 1927-1931 елларда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. 1933-1934 елларда ул Мәскәүдә татар телендә чыга торган
«Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 1935 елдан Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясе оештырылгач, анда әдәби бүлек мөдире була. 1938 елда Казанга кайткач та М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә. Шагыйрьнең «Алтынчәч», «Илдар» драматик поэмалары нигезендә композитор Н. Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә. 1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны аны шәһәр советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә
әсирлеккә эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана. М. Җәлил башка кыю солдатлар белән яшерен оешма төзеп, фашистларга каршы эш алып бара башлый. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
1956 елның 2 февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән
Муса Җәлилгә Ватан алдында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә әсирлектә тудырган шигъри иҗаты – бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев