Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Мәзәкләр укыйбыз

«Сабантуй» мәзәкләре

Беренче сыйныфта дәрес бара.

-Я, укучылар, ел фасылларын искә төшерик әле, бер елда ничә ай?

Кәрим торды да:

-Күктәгесе белән – унөч...

 

 

-Әти, бүген укытучы апа сорау биргәч, мин беренче булып кул күтәрдем!

-Ай, рәхмәт улым! Ә укытучың нәрсә сорады?

-«Мәсьәләне кайсыгыз чишә алмады?» - диде.

 

 

 

Беренче сыйныфта укучы Алмаз партадашының ике абыйсы һәм ике сеңлесе бар икәнен белгәч:

-Әниләре бигрәк кызганыч! Димәк, аңа биш баладан калган манный боткасын ашап бетерергә туры килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев