Нәҗип Җиһанов
(1911–1988)
Татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе, СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое, күпсанлы орден, медальләр иясе, премияләр лауреаты, күренекле композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Гаяз улы Җиһанов 1911 нче елның 15 нче гыйнварында Казахстанның Җаек (Уральск) шәһәрендә туа. 5 яшеннән ятим кала, Җаектагы балалар йортында тәрбияләнә.
1928 нче елда Казанда яшәүче өлкән апасы янына килә. Үзлегеннән фортепианода уйнарга өйрәнеп, бер елда музыка мәктәбе программасын үзләштерә, Казан сәнгать техникумына укырга керә. Егетнең музыкага осталыгын композитор Александр Ключарёв күреп ала да аңа Мәскәүдә белем алырга киңәш итә. Нәҗип Җиһанов 1931 нче елда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка техникумына укырга керә. Консерваторияне тәмамлаганнан соң, яңадан Казанга кайта.
Яшь композитор Казанда Муса Җәлил белән таныша. Шагыйрь аннан үзенең «Алтынчәч» поэмасына опера язуын сорый. 1941 нче елның июлендә опера тамашачыга күрсәтелә. Беренче тапкыр куелуында ук халык мәхәббәтен яулаган бу әсәр соңрак Сталин премиясенә лаек була. Ә 1953 нче елда композитор, «Шагыйрь» операсына нигезләнеп, «Җәлил» әсәрен яза. Бу опера өчен аңа 1958 нче елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге премиясе бирелә.
Нәҗип Гаяз улы Җиһанов 1988 нче елның 2 нче июнендә Уфа шәһәрендә вафат була, Казанда җирләнә.
2001 нче елдан Казан дәүләт консерваториясе аны булдыру өчен күп тырышкан, соңыннан әлеге уку йортын 40 елдан артык җитәкләгән Нәҗип Җиһанов исемен йөртә. Казанның Кече Кызыл урамында композитор яшәгән йортта музей-фатиры эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев