Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Пингвин баласы

Инглиз халык әкияте

25 апрель – Бөтендөнья пингвиннар көне

Инглиз халык әкияте

Шулай берзаман король пингвиннары нәселеннән Принц атлы бәби йомырка эчендә утыра икән. Тизрәк дөньяга чыгып, үз ишләре белән уйныйсы килә, ди, моның. Менә ул томшыгы белән йомырка кабыгына бәргән, аннан аягы белән китереп типкән, һәм, кабык ярылып, пингвин баласы якты дөньяга

чыккан.

Әни пингвин бәбиенә караган да шаккаткан. «Менә гаҗәп,

бөтен пингвиннарның аркалары кара, түшләре ак, ә минем бәбием көрән төстә, — дип уйлаган ул. — Әгәр әйбәтләп юсаң, ул да шулар кебек булмас микән?»

Ләкин Әни пингвин томшыгы белән күпме генә кырса да,

Принц һаман көрән булып кала биргән.

— Белдем! Нишләсен белдем! — Әни пингвин, бер чүлмәк бал алып, бәбиенең бөтен җиренә бал сылаган. Аннары Ак аюны чакырып китергән дә балны яларга кушкан. Шулай иткәч, Принцның көрән төсе бетәр, дип уйлаган ул.

— Ай, кытыгым килә! — дип көлгән Принц.

Ак аю, тырыша-тырыша, балны ялаган. Ләкин, күпме генә яласа да, пингвин көрән килеш калган.

— Принц кар тавына менсен дә шуннан аска тәгәрәп төшсен, бәлки, кар көрән төсен алыр, — дип акыл биргән Ак аю. Ләкин, таудан тәгәрәп төшкәч тә, Принц аклы-каралыга әйләнмәгән.

— Әйдәгез, Ябалак белән киңәшләшеп карыйк, ул — дөньядагы кошларның иң акыллысы, — дигән Әни пингвин.

Ябалак боларга караган да елмаеп куйган:

— И-и, кызык та соң! Үзең Әни пингвин, үзең бәби пингвиннарның туган чакта көрән булуын, ә бераз үскәч, аклыкаралыга әйләнүен дә белмисеңмени?

— Аһ, әйе шул! — дип шатланган Әни пингвин. — Бөтенләй

истән чыккан! Һәм шулай булган да... Озакламый Принц ябага койган һәм

кара аркалы, ак түшле король пингвинына әйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев