Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Рәсемле хат

Факил Сафин

Иртән уянгач, бераз җылы юрган астында иркәләнеп ятарга ярата Диләрә.

Бүген дә шулай булды. Әнисе, гадәттәгечә, кызның маңгаеннан үбеп,  йомшак тавыш белән:

– Кызым, тор, бүлмәне җилләтик, – дигәч тә ашыкмады, юрганын үзенә тарта төште.

– Әзрәк ятыйм инде, әнием. Йокым җибәрми тора бит...

Әнисе, елмаеп, кызының аркасыннан сөеп алды.

– Йокың биш минут элек юрган астыннан тәгәрәп төште дә өйдән үк чыгып сызды!

Кыз, йокының өйдән чыгып баруын күз алдына китереп, көлеп җибәрде.

– Ә мин аны куып җитәм дә тотып алам!

– Йокы үз юлында булсын, ә син юын, аша, мәктәпкә әзерлән, үскән кыз шулай эшли, – дип, әнисе тәрәзәне ачып җибәрде. Бүлмәгә бөркелеп саф һава керде. 

Кыз, тәмам уянып, урыныннан торды, йомшак башмакларын киеп, тәрәзә янына килде. Бүген иртә бигрәк ямьле икән лә! Әнә, биек йортлар артыннан, тирә-юньгә нурларын таратып, түгәрәк аксыл кояш чыгып килә...

***

Мәктәптә сыйныф җитәкчесе махсус хәрби операция турында сөйләде. Анда безнең шәһәрдән дә сугышчылар, бурычларын үтәп, батырлык күрсәтәләр икән.

– Сугышчыларга бөтен илебез ярдәм итә. Әлеге эштән мәктәп укучылары да читтә калмый, – диде Зилә Гариповна. – Әйдәгез, искә төшерик әле, без бу игелекле эшкә ничек  кушылдык? – дип тә сорады.

Балалар кулларын күтәрделәр, бер-бер артлы санап киттеләр!

– Без үткән атнада ярминкә оештырдык, – диде Вәсилә. – Мин сәйләннән беләзекләр ясаган идем. Аларны тиз арада алып та бетерделәр. Акчасын «Җиңү» фондына бирдем. Ул акчага сугышчылар өчен кирәкле әйберләр алачаклар.

– Ә без әти белән челтәр үрүчеләргә кирәкле тукымалар илттек. Алар хәрби техниканы дошман дроннарыннан саклыйлар, – диде Кәрим, җитди итеп.

Мәдинәнең әбисе оекбашлар бәйләгән, алар бергәләп ул оекбашларны җыю ноктасына илтеп биргәннәр.

– Күрәсезме, саный китсәң, никадәр игелекле эшләр җыела! Бу эштә һәр гаилә катнаша икән бит, – дип елмайды сыйныф җитәкчесе. – Сугышчыларга ярдәм йөзеннән, укучы балалар әле тагын бик мөһим эш башкара алалар, – дип, серле генә әйтеп куйды ул. – Бик тә кирәкле эш ул! Ни әйтергә теләгәнемне беләсезме?

Балалар кызыксынып, укытучыга текәлделәр. Нинди мөһим эш микән ул?

– Ялыктырмыйм, әйтәм, – диде Зилә Гариповна. – Сугышчыларга хатлар языйк! Алар өйләреннән еракта, туган якларын, гаиләләрен сагыналар. Ә без хатыбызда үзебезнең мәктәп тормышыбыз турында языйк, изге теләкләр юллыйк, алар белән горурлануыбызны җиткерик.

– Хатны язгач, аны сугышчы абыйларга ничек илтәбез соң? – дип сорады Камилә. – Без бит анда бара алмыйбыз. Сугыш кызган җирләрдә почта да эшләмидер.

Укытучының моңа җавабы әзер икән.

– Бер актив волонтёр егетебез бар безнең. Рүзәл абыегыз Минһаҗев. Хатларны язгач, мин аларны аңа тапшырам. Чаллыга еш килә ул, фронтка һәрчак ярдәм оештыра. Балалар язган хатларны сугышчылар кадерләп саклап йөртәләр икән. Йә,  хат язабызмы? – дип сорады сыйныф җитәкчесе.  

Укучылар аптырабрак торалар иде әле. «Нәрсә турында язарга соң?» – дип, уйлыйлар инде алар. Зилә Гариповна балаларны дәртләндерергә теләп, ниләр турында язарга мөмкин икәнен тезеп китте. Мәктәптә укулары, спорт, сәнгатьтәге уңышлары, үзләренең ниләр белән кызыксынулары... Бик күп икән бит фронттагы абыйларга язып җиткерәсе сүзләр.

– Хәтта кайбер серләрне дә язарга була, – дип өстәде Зилә Гариповна.

Мондый чакта Марат сабырсызлык күрсәтә.

– Кайчан язабыз? – дип  сорады ул, портфеленнән пеналын чыгарып. – Хәзер үк язарга ярыймы? 

Зилә Гариповна ашыктырмаска булды.

– Әйдәгез, ашыкмыйк, балалар, дәресләр тәмамлансын. Сез хатка ниләр язарга телисез? Шуларны уйлап йөрегез. Солдат абыйлар ул хатларны укыгач, сезнең чын күңелдән, изге нияттән язганыгызны аңларлык булсын, – диде ул.

***

Диләрә, дәресләр беткәнче, хатка язасы сүзләрен уйлап йөрде. Җитди эш булып чыкты бу.  Хатны язар инде ул, тик нәрсәдер җитми кебек...

Шул чагында аның күз алдына иртәнге матурлык килеп басты. Сугышта мондый иртәне, табигать ямен карап торырга вакыт та юктыр. Шул матурлыкны ясап җибәрсәң, ничек шәп булыр иде ул! Ә Диләрә рәсемне бик оста ясарга өйрәнеп килә. Рәсем мәктәбенә юкка гына йөрми ич кыз!

Дәресләр тәмамлангач, сыйныф җитәкчесе кереп, авыз ачарга өлгермәде, балалар солдат абыйларына нәрсәләр турында язарга теләүләрен сөйләргә тотындылар. Бары Диләрә генә артык сүзгә бирелми. Йөзендә тәвәккәллек чаткылары бар, күзләреннән нур сибелә. Димәк, ул барысын да хәл иткән, эшкә генә тотыну кирәк.

– Диләрә, син нәрсә уйлыйсың? – дип сорады Зилә Гариповна. – Язасы уй-фикерләреңне кәгазьгә төшерергә өлгермәдеңме әле? Син бит эшне озакка сузарга яратмыйсың.

  – Мин хат язам, әлбәттә, – диде Диләрә, тәрәзәгә карап. – Тик мин абыйларга бүгенге көннең матурлыгын рәсем итеп тә ясап җибәрәсем килә, – дип, иртән үзе күргән ямьне сөйләп бирде.

Зилә Гариповна яктырып, Диләрә янына килеп, чәчләреннән сыйпап алды.

– Акыллы да кыз инде син, балакаем!

Шуннан соң укучыларга эндәште:

– Диләрәнең фикере дөрес бит, солдат абыйларга хат язгач, матур рәсемнәр белән бизәп тә алыйк. Сезнең җан җылыгызны сизсеннәр алар!

***

...Язгы каникуллардан соң беренче уку көне иде. Зилә Гариповна, гадәттәгечә, елмаеп, балкып сыйныфка килеп керде. Балалар белән шаулашып, кочаклашып күрешеп чыккач, серле тавыш белән хәбәр ирештерде.

– Балалар, бүген безгә кунак килә!

Укучылар тынып калдылар. Аннан сораулар ява башлады. Кем килә? Зилә Гариповна ни өчен болай серле итеп ирештерде бу хәбәрне? Дәрес вакытында киләме ул кунак, дәресләрдән соңмы?

– Бүген киләсен беләм, мәктәпкә шылтыраткан. Безнең 3 «Б» сыйныфы дип аерып әйткән. Төгәл сәгатен белмим шул, чөнки кунакның вакыты тар, очрашулары күп икән. Әмма безнең мәктәпкә кереп чыкмыйча калмыйм, дигән. Директор абыегыз кунакның кем икәнен ул килгәч кенә әйтергә тәкъдим итте. Мин дә килештем, шуңа серне чишми торам, – диде Зилә Гариповна һәм, артык сүз ычкындырмыйм дигәндәй, ашыгып сыйныф бүлмәсеннән чыгып китте.

Өченче дәрескә керергә вакыт җиткәнен сиздереп, гимназия гимны уйнап алды. Хәзер Диләрәләрнең гимназиясендә кыңгырау чыңы ишетелми, дәрескә чакырып музыка уйнап ала, дәрес беткәне турында да музыка хәбәр бирә. Алда «Әйләнә-тирәне өйрәнү» дәресе – җитди дәрес. Укучылар урыннарын алырга өлгермәделәр, Зилә Гариповна килеп керде. Аның белән хәрби киемле сөйкемле бер абый да бар. Өстендә телевизордан күп күргән соргылт униформа.  Күкрәгендә орден, медальләр тезелеп киткән. Барысына да ачык иде: батыр сугышчы килеп керде аларның сыйныфына. Зилә Гариповнаның «кунак» дигәне шушы абый булгандыр әле: әнә ничек куанып, балкып тора бит аның янәшәсендә.

– Балалар, – диде сыйныф җитәкчесе, дулкынлануын басарга тырышып. – Сезгә әйткән идем, бүген без кунак көттек. Һәм... кунак абыегыз килеп җитте. Лейтенант Газинур Сафиуллин. Ул махсус хәрби операциядә сугышчан бурыч үти. Ялга кайткан. Безнең сыйныфка кереп, сезне күрәсе килгән аның. Сәбәбен үзе әйтер, – дип, лейтенантка сүз бирде.

Балалар батыр абыйга сокланып карап торалар иде, ә ул Зилә Гариповнадан ким дулкынланмый икән, тавышын көйли алмыйча, тамак кыргалап алды. Үзен кулга алып, сүз башлады:

– Кадерле балалар! Мине сезнең янга бер хат китерде. Менә ул... – дип, түш кесәсеннән пөхтәләп бөкләнгән кәгазь чыгарды. Ашыкмыйча аны ачты һәм укучыларга күрсәтте. – Сезнең 3 «Б» сыйныфы укучысы язган хат. Ул үзе турында аз язган, ә мәктәп, укытучылар, сыйныфыгыз турында шундый матур сүзләр тапкан. Сез иң матур мәктәптә белем аласыз икән, сыйныфыгыз тату, дус, бердәм икән, сезгә гаять белемле, зирәк укытучылар белем бирәләр икән. Моңа ничек кунмыйсың?! Хат язып кына калмаган сыйныфташыгыз, матур рәсем дә ясап җибәргән, миңа нык тәэсир итте ул рәсем.  Конвертка «Батыр татар солдатына!» дип язып куйган. Бәхетемә, командирыбыз шәп кеше, шаяртып: «Бу хатны сиңа атап язганнар», – дип,  конвертны миңа тапшырды.  Туган як исемә төшкән саен алып хатны укыйм, рәсемгә карагач, гүзәл шәһәребез күз алдына килә, сагынулар басылгандай була. Сугышчан бурычны үтәгәндә, иң авыр чакларда, көч бирә миңа бу рәсем. Шушы рәсемне ясаган баланы күрәсем килде... – Газинур абыйларының да күзе дымланды бугай. Батыр солдатларның да күңеле йомшак була икән. – Туган җир, туган йорт – күңелне җылыта торган иң кадерле нәрсәләр икәнен тагын да ныграк аңладым шушы рәсемне күргәч, – дип, кәгазьдәге рәсемне сыйпап алды. – Сөендергәне шул – хат татарча язылган. Ә гаиләбездән, туган яктан еракта туган телдә бик тә сөйләшәсе килә икән бит! Якташлар очраса, без ун гына минут булса да татарча сөйләшеп алабыз. Туган телдә әйтелгән һәр сүз күңелгә куаныч өсти. Сез моны аңлап бетермисездер, мин дә яңарак төшендем Туган телнең кодрәтенә. – Кулындагы рәсемле кәгазьне өскәрәк күтәрде. – Сез бу рәсемне кем ясаганын беләсездер инде?..

Рәсемдә йортлар артыннан күтәрелеп килүче аксыл түгәрәк кояш, яңарак кына явып үткән мамык кебек ап-ак кар көртләре күренә. Абыйлар ишегалдында машиналарын кардан арындырып йөриләр. Ә өй янындагы миләшләр күз явын алырлык – таралып торган кызыл тәлгәшләренә ак карлар сибелгән. Уттай янган миләш җимешләре, исләре китеп, нурлы иртәне күзәтәләр шикелле...

Бөтен балалар Диләрәгә карап тын калдылар да, дәррәү кул чабарга тотындылар. Диләрәнең бәхетле көне иде бу...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев