Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИННЫҢ ТУУЫНА 75 ЕЛ

Татарстанның халык шагыйре Миңнуллин Роберт Мөгаллим улының тууына 75 ел

 

1нче августта Татарстанның халык шагыйре, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт абый Миңнуллинның туган көне. Исән булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде.

 

Кызык кеше

Бәләкәй чакта мәктәптә

Ул бик әйбәт укыган.

Кызлар белән утырса да,

Бик тәртипле утырган.

 

Ә шулай да кайчагында

Дәресе калгалаган,

Аннан

Математикадан

«Өчле»ләр алгалаган.

 

Еларга яратмаса да,

Аны еш елатканнар,

Еш кына елатсалар да,

Үзен бик яратканнар.

 

Ул әле дә үзен кеше

Ярата диеп белә.

Килешмәсә дә, йөри ул

Эшләпә киеп кенә.

 

Бик аз сүзле –

Бер дә юкка

Бик көенми ул артык.

Шөгыльләнми спорт белән,

Шуңа бераз юантык.

 

Бераз гына юан булу

Аңа бик тә килешә.

Кызлар гына, аны күргәч,

Ни өчендер көлешә.

 

Ул бик озын буйлы түгел,

Һәм бик үк кыска түгел.

Уйнаган була гармунда,

Ләкин бик оста түгел.

 

Бик оста уйнамаса да,

Ул күңел биреп уйный.

Һәм үзен, ни сәбәптәндер,

Талантлы диеп уйлый.

 

Балалар аны тиз таный,

Ә күбесе белми дә.

Шигырь укып көлдерә ул,

Үзе никтер көлми дә.

 

Сәхнәгә бер чыгып басса,

Сибә генә борчакны.

Ул үзе начар да түгел,

Шәп тә түгел ул чаклы.

 

Ул ипи дә бик ярата,

Үзе үстермәсә дә.

Хәтта кәнфит ашый!

Хәер,

Ансы башка мәсьәлә...

 

Шундый кызык бер кеше ул!

Кем дисезме?

Мин ул, мин –

Шагыйрь Роберт Миңнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев