Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин биографиясе

(1921 – 1993) Композитор, пианист, Татарстан Республикасы гимн авторы Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин 1921 елның 16 августында Казан шәһәрендә дөньяга килә.

Ул балачактан музыкага тартыла, аеруча татар халык җырлары белән кызыксына, аларны аның әнисе Мәрьям ханым яхшы белгән. Туганы, танылган җырчы Мәрьям Рахманкулова киңәше белән 13 яшендә Рөстәм Яхин Казанның 1 нче музыка мәктәбенә укырга бара. Аннан соң Мәскәү музыка училищесын тәмамлый.

1941 елда Р.Яхин Мәскәү консерваториясенә имтиханнарын уңышлы тапшыра. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, яшь музыкантны сугышка алалар. Сугыш беткәч, Рөстәм Яхин укуын дәвам итә. Диплом алгач, Казанга әйләнеп кайта. 1950–1952 елларда Р.Яхин Казан консерваториясендә укыта, алга таба гомерен исә ул музыка иҗат итүгә һәм концертларда чыгыш ясауга багышлый. Ул яшьли Татарстанның әйдәп баручы композиторына әверелә. Камера–инструменталь иҗатында аның фортепиано өчен язылган әсәрләре аерым урын алып тора. Р.Яхин әсәрләре – татар мәдәниятенең «алтын фондын» тәшкил итә.

Р.Яхинның «Туган ягым» җыры көе 1993 елда Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителә.

1972 елдан башлап, Р.Яхин Татарстан Композиторлар берлегенең идарә әгъзасы итеп сайлана. 1964 елда аңа ТАССРның атказанган сәнгать эшелеклесе, 1986 елда СССРның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1959 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Композитор 1993 елның 23 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була. 2003 елдан Казанда Рөстәм Яхин исемендәге Халыкара камера җырчылары һәм концертмейстерлар конкурсы уздырыла. Казанда Яхинга һәйкәл куелган (2017), ул яшәгән йортта мемориаль такта урнаштырылган, Казанның бер урамы аның исемен йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев