Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Салих Сәйдәшев биографиясе

(1900–1954) 20 нче гасырның иң күренекле композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы, Кызыл Армия маршы авторы Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев 1900 нче елның 20 нче ноябрендә (яңа стиль белән 3 декабрьдә) Казан шәһәрендә Зур мещан урамындагы (хәзерге Нариман урамы) 101 нче йортта дөньяга килә.

Аның әтисе Җамалетдин Сәйдәшев Казан байларының берсендә кучер булып эшли. Гаиләдә ир бала туу шатлыгы авыр кайгы белән бергә килә: бала туарга ике атналап кына вакыт калгач, Җамалетдин ага вафат була. Салихның әнисе – Мәхүбҗамал Миңлебай кызы Сәйдәшева Казанның Пороховой бистәсендә үсә. Аның әтисе читекче була, әнисе кәләпүшләр чигә. Мәхүбҗамал ун бала таба. Ун баладан бары тик икесе: Әминә белән Салих кына исән-сау үсәләр.

Музыка сәләте Сәйдәшевта кечкенә чагында уяна. Ул уйнаган иң беренче инструмент гармоника була. Аннары махсус аның өчен рояль сатып алалар. Салих Сәйдәшевнең беренче укытучысы халык музыканты Заһидулла Яруллин була. Ул шулай ук Казан музыка училищесы укытучыларында да белем ала.

1918 нче елда Сәйдәшев үз оркестрын төзи. 1920 нче елда ул Кызыл армия сафларына баса. 1922 нче елда Сәйдәшев Казанга кайта. Аны яңа ачылган  Татар Дәүләт театрына музыка бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар.

Кызыл Армиянең туган көненә багышланган тантаналы җыелышта – 1929 нчы елның 23 нче февралендә Салих Сәйдәшев язган Кызыл Армия маршы яңгырый. Марш музыкасын 1 нче татар полкы оркестры башкара.

С.Сәйдәшев татар сәнгате тарихында беренче мәртәбә яңа жанр – музыкаль драма жанрын башлап җибәрә. Атаклы татар драматурглары К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәт, Г.Кутуй, Һ.Такташ белән дуслыкта 60 тан артык музыкаль сәхнә әсәре иҗат итә.

Салих Сәйдәшев 1954 нче елның  16 нчы декабрендә вафат була.

Казанда һәм Биектау районының Әбрә авылында бөек композитор исемендәге музей эшли. 2000 нче елда Дәүләт Зур концертлар залына С.Сәйдәшев исеме бирелә. 2005 нче елда Казанның Татарстан урамында аңа багышлап һәйкәл куела.   

 

 фото biektaw.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев