Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Серле чәчәк Төнбоек.

Борын-борын заманда, түгел безнең заманда, кеше аяк басмаган кара урманның аргы ягында , мул сулы күл буенда зур да түгел, кечкенә дә түгел бер авыл булган. Күлнең бер ягында әрәмәлек, икенче ягында чәчәкләргә күмелгән болын, болыннан соң иксез-чиксез урман башлана, ди.

Әрәмәлектә үскән мул ботаклы талларның  яфраклары йомшак таң җилләре искәндә күлнең көмеш суларын сыйпап узганнар, моңлы җырларын сузганнар. Ә су өстендә үскән сихри чәчәкләргә җан өргәннр. Эре яшел яфраклар арасындагы  күз явын алырдай матур чәчәкләр-су сылулар-  күзләрен ачканнар, таңны сәламнәгәннәр. Яңа көн шулай башлана  торган булган, ди.

Хәзер авылга кайтыйк. Күлдән ерак кына түгел бер йортта яшәгән ди  бер Карчык. Аның Таңсылу исемле бер кызы булган. Кызның тизрәк үсәсе, күп беләсе килгән. Әбисенә сорау артыннан сорау яудырган. Әбием,  минем исемем нигә Таңсылу? Ни өчен күк йөзе зәңгәр? Әбием! Кошлар ничек оча? Ә күлгә кем су тутыра? Әбием, әбием, әбием.....Сорау артыннан сорау ява.

Әбисе кызын бик яраткан,  Таңсылу сорауларына җавап эзләгәндә, үзенең киңәшләрен биргән.

Исеменә кызның тукталыйк эле. Таңсылу. Нинди матур исем! Таң атканда туган ул. Йөзе таң нурлары кебек алсу, күңеле ак, буе сылу булсын  дигән әнисе. Исеме җисеменә туры да килэ. Күзләре күк йөзедәй зәп-зәңгәр, чәчәккә тамган гөнаһсыз иртәнге  чык  тамчылары кебек ялтырый. Бер бите ай, бер бите кояш. Ә тавышы, тавышы сандугач тавышына тиң. Таңсылу- сылуларның сылуы.

Йокыга да бик сак булган, ди  Таңсылу. Таң нурлары офыкларга таралуга, йорт янында үскән шомыртта сандугачлар уянуга, мул сулы күлдә үскән серле чәчәкләрнең- су сылуларының- иртәнге кояш нурлары белән сөйләшкән тавышы кызны күл буена чакырган. Барысын да күрәсе, беләсе килгән кыз күл буена ашыккан, ди.

Күл буена килсә, танымый кыз күлне. Су сылулары кайда? Ягымлы тавышлары гына ишетелә.Ә үзләре? Ай сипкән нурлар белән алтынланып җемелди алар. Кайда сез, тирә-юньгә шатлык, аклык, матурлык өләшүче чәчәкләрем? Нәрсә булды сезгә?  Нигә боек сез, су сылулары?

Ерак түгел , ташларга бәрелеп, чылтырап  аккан чишмә суының тавышын ишеткән, ди кыз.

-Челтер-челтер агамын,

Хәбәремне саламын.

Моңсуланма син, Таңсылу,

Серен чәчәккәйнең ачамын.

Таңнар атып, кояш чыккач,

Җыеп кояш нурларын

Тирә-якны ямьләндереп,

Ачып куя таҗларын.

Чишмә суы юлын дәвам иткән,ди. Иртәнге кояш җылы нурлары белән  кызны иркәләгән.Табигать җанланган.Таңсылуның күзе күлгә төшкән.Кояш нурларының җылылыгын тоеп, җай гына иркәләнеп, салмак кына хәрәкәткә килгән чәчәкләр, таҗларын ачып яңа көнне, Таңсылуны сәламнәгәннәр, ди. Кояш җылысы чәчәкләргә җан өргән,яшәү өмете биргән. Су сылулары, сез кояш балалары да икәнсез бит эле дигән дә кыз әбисе янына йөгергән,ди.Әбисе тагы ниләр сөйләр икән?!

Иртәнге чәй вакытында  кыз әбигә үзенең ачышлары турында сөйләгән, ди. Боегып утыручы чәчкәләрне күреп куркып калуы турында да әйткән, ди.Күлдә үскән бу серле чәчәкләрне хәзер ничек атарга? Алар сылу да, боек та, кояш җылысын да бик яраталар.Таңсылуның әбисе бик акыллы карчык булган. Чәчәкләрнең су сылуы гына түгел, кояш  баласы булуын  әбисеннән тагы бер тапкыр  ишеткән. Серле чәчәк бит. Әби  чәчәкнең төнге кичерешләрен искә алып ,бу чәчәккә Төнбоек дип исем биргән. Авыл халкы да бу исемне яратып кабул иткән. Шушы көннән башлап без аны төнбоек чәчәге дип атыйбыз.

Галиева Элиза, Казан шәһәре Совет районының  “Аерым предметларны тирәнтен өйрәнелә торган  171 нче гомуми урта белем бирү бюджет учреждениесе”нең  6 А сыйныфы укучысы.

Миннебаева Зөһрә Кашаф кызы, Казан шәһәре Совет районының  “Аерым предметларны тирәнтен өйрәнелә торган  171 нче гомуми урта белем бирү бюджет учреждениесе”нең туган тел һәм әдәбияты укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев