Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Серле китап

Йолдыз Шәрапова шигыре

Ачкычларын шалтыратып,

Ишекләрен ача да, 

Автомобильгә утыра,

Әй, тотына әтием

Кызык китап укырга.

Ул китапта хәрефләр юк,

Бар тамгалар, билгеләр.

Кайберләре тизлегеңне

Тизрәк кимет, диләр.

Кайберләре ашыксаң да 

Була, диләр, аз гына.

Бу билгене укыгач та,

Баса әти газына.

Поши чыгасын белә дә,

Тизлекне ул киметә.

Шулай «китап укый-укый»,

Инде барып та җитә.

Комачауламыйм тагын, дип,

Энем эндәшми, аңлый.

Әти «укый» бертуктамый,

Китаптан күзен алмый.

Руль артында укый торган

Нинди «китап» ул тагын?

Автомобильдә «укый» ул

Юл билгесе белән тулган

Олы юллар китабын.

Иң кызыгы – ул китапта

Юк бер аваз, хәреф тә.

Тик китапны әйбәт белсәң,

Очрамыйсың хәвефкә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев