Шиһабетдин Мәрҗани
(1818–1889)
Мәгърифәтче, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклары белгече Шиһабетдин Мәрҗани 1818 нче елның 6 нчы гыйнварында хәзерге Әтнә районы Япанчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Бабасы Сөбхан Мәрҗән авылына нигез салган кеше була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә тәхәллүс итеп ала.
Ташкичү авылында әтисе Баһаветдин мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Мәрҗани 1838 нче елда Урта Азиягә китеп, Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә унбер ел укый. Туган ягына кайткан чагында берничә дөя йөге китап алып кайта. Казанда мулла һәм мөдәррис була, аның «Мәрҗания» исемле мәдрәсәсе заманының алдынгы уку йорты булып таныла. Мәрҗани 1876–1888 нче елларда Казандагы укытучылар әзерләү мәктәбендә дә укыта, бу мәктәпне оештыру эшендә катнаша. Ул гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшә һәм яза, рус телен дә яхшы үзләштерә.
Мәрҗани үз гомерендә утыздан артык гыйльми әсәр яза, шулар арасыннан унөче аерым китап булып басыла. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б.
Шиһабетдин Мәрҗани 1889 нчы елның 15 нче апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев