Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Син булмасаң, мин дә юк. Аңладыңмы?" /хикәя/

Дусларыгызга игътибарлымы сез? Якын кешегезнең никадәр кадерле булуын аңлар өчен, бер генә мизгелгә «әгәр дә ул булмаса...» дип уйлап карагыз әле. Юкка-барга ачуланыша башласагыз, «Ежик и Медвежонок»...

Дусларыгызга игътибарлымы сез? Якын кешегезнең никадәр кадерле булуын аңлар өчен, бер генә мизгелгә «әгәр дә ул булмаса...» дип уйлап карагыз әле. Юкка-барга ачуланыша башласагыз, «Ежик и Медвежонок» мультфильмын исегезгә төшерегез. Яки яңадан карап чыгыгыз. Танылган әкиятче Сергей Козлов әсәре буенча куелган ул.
* * *

Тагын бераздан йолдызлар кабыныр, ай калкып чыгар да чайкала-чайкала көзге тын кырлар өстеннән йөзеп китәр. Аннары урманга керер, иң биек чыршы очына эләгеп бераз гына туктап торыр да шунда аны Керпе белән Аю баласы күреп алыр.
– Кара! – дияр Керпекәй.
– Абау, – дияр Аю баласы.
Ә ай тагын да югарырак күтәрелеп, бөтен Җир өстен салкын, тонык нуры белән тутырыр.
Шулай була иде. Салкын, болытсыз көзге кич саен шулай була иде. Һәр кич Керпекәй белән Аю баласы я Керпекәйдә, я Аю баласы өнендә җыелалар иде дә нәрсә турында булса да сөйләшәләр иде.
Менә бүген дә Керпекәй Аю баласына:
– Безнең беребез өчен икенчебез булу әйбәт бит! – дип куйды.
Аю баласы башын селкеде.
– Ә син менә күз алдына китереп кара әле: мин юк, син ялгызың гына утырасың, хәтта сөйләшергә дә беркемең юк.
– Ә син кайда?
– Ә мин юк.
– Алай булмый ул, – диде Аю баласы.
– Мин дә шулай уйлыйм, – диде Керпекәй. – Ләкин менә кинәт ... мин бөтенләй юкка чыкканмын. Син берүзең. Нишләр идең икән?
– Синең янга барам.
– Кая?
– Ничек инде – кая? Өеңә. Барам да: «Керпекәй, син ник килмәдең?» – диям. Ә син әйтәсең ...
– Менә юләр! Мин юк бит, булмагач, нәрсә әйтәм инде?
– Әгәр син өеңдә булмасаң, димәк, миңа киткәнсең. Өйгә йөгерәм. Ә син монда! И-и башлыйм аннары...
– Нәрсә башлыйсың?
– Ачулана башлыйм!
– Ни өчен?
– Ничек инде ни өчен? Сөйләшкәнчә эшләмәгән өчен.
– Ә ничек сөйләшкән идек?
– Каян белим инде? Тик син я минем янда, я үз өеңдә булырга тиеш идең.
– Мин бит бөтенләй юк. Аңлыйсыңмы шуны?
– Соң менә бит утырасың.
– Ул мин хәзер монда утырам, ә бөтенләй булмагач, кайда булам инде?
– Я миндә, я үзеңдә.
– Ул бит мин булсам – шулай.
– Әйе инде, – диде Аю баласы.
– Әгәр дә мин бөтенләй булмасам?
– Алайса син елга буенда айга карап утырасың.
– Елга буенда да юк.
– Алайса син каядыр киткәнсең дә әле кайтып җитмәгәнсең. Мин бөтен урманны бетереп сине эзләячәкмен һәм табачакмын!
– Син бөтен җирне актарып та мине тапмадың, – диде Керпекәй.
– Күрше урманга йөгерәм!
– Анда да юк.
– Бөтен дөньяның астын өскә китерәм! Һәм син табылачаксың!
– Юк мин. Беркайда да юк.
– Алайса, алайса... Алайса мин болынга йөгереп чыгам да, – диде Аю баласы, – «Керпекәәәә-ә-әй!» – дип кычкырам. Син мине ишетерсең дә: «Аю баласыы-ы-ы!» дип җавап бирерсең. Вәт!
– Юк, – диде Керпекәй. – Мин бер тамчы да юк. Аңлыйсыңмы?
– Син нәрсә миңа бәйләнәсең? – дип ачуланды кинәт Аю баласы. – Син булмасаң, мин дә юк. Аңладыңмы?
– Юк, син – бар; ә менә мин – юк.
Аю баласы күңелсезләнеп, тынып калды. Дәшмәде.
– Я инде, Аю баласы!
Аю баласы дәшмәде. Ул урман өстенә югары ук күтәрелгән айның Керпекәй белән аңа салкын нурларын сирпүен күзәтә иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев